Accessibility links

Кайнар хәбәр

NYT: Төркия гарәп дөньясында зур роль уйный


Төркиянең яңа тышкы сәясәтен билгеләгән Әхмәт Даутоглу гарәп илләре белән якын бәйләнештә
Төркиянең яңа тышкы сәясәтен билгеләгән Әхмәт Даутоглу гарәп илләре белән якын бәйләнештә

Тунистагы киеренкелек кинәт дөнья игътибарына менгәндә хәзергәчә гарәп дөньясында дәвам иткән вазгыятьнең киләчәгенең куркыныч астында булуы турында бәхәсләр арта.

New York Times (NYT) газетасы Мисыр, Лүбнән (Ливан), Судан һәм Тунис кебек илләрдә булган үзгәрешләргә игътибар юнәлтә.

Газета "Гарәп илләрендә элекке хакимиятләрнең җимерелүен күзәтәбез" дигән хәбәрендә "Гарәп дәүләте булмаган, ләкин Якын Көнчыгышта бер-берсеннән аерым максатлары булган Иран белән Төркиянең башка гaрәп илләренә караганда гарәп дөньясында күбрәк сәяси роль башкаруына" игътибар юнәлдерелә.

New York Times газетасы "In Peril: The Arab Status Quo" дигән баш исеме белән чыккан аналитик атналык күзәтү хәбәрeндә гарәп дөньясындагы соңгы үзгәрешләр турында аңлатыла.

Хәбәр дәвамында "әле иртә, ләкин 2011 ел Якын Көнчыгышта хәзергәчә барган вазгыятьнең инде болай дәвам итә алмаячагын исбатлаган һәм аның җимерелүен күрсәткән ел булырга мөмкин" дип язылды.

Төбәктә төп көндәш: Иран белән Төркия тәэсире

Лүбнәндә чыккан Ас-Сәфир газетасында язган мәкалә авторы Ал-Фазыл Шалакның "Без күзәткән вакыйга гарәп дәүләтенең җимерелүен аңлата" дигән карашына урын биргән NYT, Гыйрактагы соңгы вакыйгага тукталганнан соң, болай яза:

"Берьяктан, Гарәп дөньясындагы динамизм чыннан да башка җиргә күчте. Гaрәп дәүләте булмаган, Якын Көнчыгышта бер-берсеннән аерым максатлары булган Иран белән Төркия башка гaрәп илләренә караганда гарәп дөньясында күбрәк сәяси роль башкара. Моннан кала, Хизбулланың генераль секретаре Хәсән Насралла төбәктә популярлык ярышын гел казана" дип кисәтә.

Газета гарәп дөньясындагы бу вазгыятьтә күпчелек очракта АКШның гаепләнүен яза. Газета Гарәп-Израил проблемасын чишә алмавы, Мисыр һәм Согуд Гарәбстаны кебек үзендә реформалар башкара алмаган илләрне яклавы турында АКШка карата тәнкыйтьләрнең артуына игътибар юнәлдерә.
XS
SM
MD
LG