Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Кама һәм Алабугага пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Бу — Татарстанга инде дүртенче һөҗүм


Түбән Камадагы Танэко заводы
Түбән Камадагы Танэко заводы

Аерым алганда, Түбән Камада яшәүчеләр әйтүенчә, көчле шартлау тавышы ишетелгән, бу тавыштан шәһәрдә хәтта банкларда да сигнализация эшли башлаган.

Бүген, 23 майда Түбән Камага дроннар һөҗүм иткән. Бу хакта шәһәрдә яшәүчеләргә сылтама белән Baza хәбәр итте.

"Бизнес Online" басмасына да куәт оешмаларындагы чыганагы Түбән Кама өстендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелде дигән. Җирле халык әйтүенчә, көчле шартлау тавышы ишетелгән, бу тавыштан шәһәрдә хәтта банкларда да сигнализация эшли башлаган, дип яза басма.

Соңрак Алабуга районында да пилотсыз очкыч бәреп төшерелүе билгеле булды, җимерелүләр юк дип хәбәр итә Алабуга мэры.

Бүген Түбән Кама районы хакимияте "гадәттән тыш хәл килеп чыгарга мөмкин булуы турындагы хәбәрләр аркасында" сәнәгать оешмаларыннан хезмәткәрләрне эвакуацияләүләрен җиткергән иде.

"ТүбәнКамаУглерод", "ТүбәнКамаШин", "Таиф-НК", "Танеко" һәм "ТүбәнКамаНефтехим" оешмалары хезмәткәрләрен дә эвакуациялиләр, дип язды SHOT басмасы.

Түбән Каманың җылылык белән тәэмин итү станциясендә дә эвакуация үткәрелгән диелә.

Татарстан хакимиятләре исә "гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда иң мөһиме — кешеләрнең иминлеген һәм сәламәтлеген кайгырту, шуңа күрә кайбер оешмаларда эвакуация үткәрелә дә", диде.

Шулай ук бүген Казан белән Түбән Камадагы һава аланнары ябылып торды.

Шуның аркасында Анталиядән Чаллыга очкан очкычны Уфага җибәрделәр. Якутскидан Казанга очкан очкыч Чуашстан башкаласы Чабаксар һава аланына төшеп утырды.

  • Мәскәүнең Украинага каршы сугышы башланганнан соң, бүген Татарстанга дүртенче тапкыр пилотсыз очкычлар очып килде.
  • Татарстанга дроннар беренче мәртәбә 2 апрель иртәсендә һөҗүм итте. Һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган иде. Дроннар һөҗүменнән соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы ашыгыч хезмәтләрне гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга чакырды.
  • Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. "Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар", ди ул.
  • Татарстанга дроннарның килүе чынлап та моның белән генә төгәлләнмәде. 17 апрель көнне якынча 11:20 сәгатьтә Татарстан өстендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелде.
  • Өченчесе - 15 май көнне булган иде.Татарстанның Югары Ослан районы күгендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелде.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
  • Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
  • Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгелләр дип белдерде.
  • Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип кисәткән иде. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк дип фаразланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG