"Ата-аналарда татар тәрбиясенә зур кызыксыну күрмим"

"Акыллым" балалар бакчасы

Казандагы бер балалар бакчасында узган елдан бирле "Акыллым" дип аталган татар төркеме эшли. Аның мөдире Айсылу Натфуллина белән сөйләштек.

Казанда балалар өчен хосусый бакчалар, үзәкләр саны әкрен генә арта бара. Инде шактый вакыт "Сабыйлар" үзәге эшләп килә, шулай ук "Ябалак" балалар бакчасы да бар. 2019 елда Казанда "Акыллым" дип аталган татар төркеме дә эшли башлады. Аны Казан кызы Айсылу Натфуллина ачкан. Шәһәрдә хосусый татар бакчалары юк дәрәҗәсендә, татарча тәрбия бирим дигән ата-аналарга балаларын бирерлек бакчалар кирәк, ди ул. Бу эшкә аны шулай ук 2017 елда татар телен ихтыяри итү дә этәргән икән.

БУ ТЕМАГА: Ата-аналар Казан мәгариф идарәсеннән татарча белем бирүче мәктәпләр һәм бакчалар исемлеген таләп итә

"Акыллым" — урыс телле балалар бакчасы эчендә эшләп килгән аерым татар төркеме. Анда реджио методикасы кулланыла, балаларга иҗади яктан үсәргә ирек бирәләр. Шул ук вакытта, ата-аналар заманча татар төркеменә балаларын бирергә ашыкмый икән. Гомумән, татарча тәрбиягә ихтыяҗ зур түгел, ди Айсылу, шулай да бу юнәлештә эшләргә кирәк.

Айсылу Натфуллина үзе Казаннан, татар-төрек лицеен тәмамлаган, Казан университетының ВМК (математика һәм кибернетика) факультетында белем алган. Аның белән хосусый татар төркемен ачуы, балаларны татарча сөйләштерү кыенлыклары, татар телен үстерү өчен мөһим адымнар һәм башка темаларга сөйләштек.

— Татар балалар бакчасы белән шөгыльләнүгә сезне нәрсә этәрде, бу юнәлеш белән сез ни өчен шөгыльләнә башладыгыз?

Айсылу Натфуллина

— Мин үзем татар рухында тәрбияләндем, әбием татар теле укытучысы иде, бабам — тарих фәннәре докторы Габделбәр Фәйзрахманов. Ул безгә һәрвакыт татар тарихын сөйли иде, китапларын укый иде. 90нчы елларда милли хәрәкәт митингларына да аның белән йөргәнемне хәтерлим, театрларга, сабантуйларга да безне йөртте ул. Шуңа минем татар телен саклап калу теләге менә шуннан, гаиләдә бирелгән тәрбиядән чыккандыр дип уйлыйм. Үземне һәрвакыт Татарстанда күрдем, монда файда китерергә кирәк дигән максат куйдым.

Үземнән татар телен саклап калуга нинди өлеш кертә алам соң дип уйлана башладым

Күптән түгел татар телен ихтыяри укыту турында чыккан канун миңа бик нык тәэсир итте, аңа бик кайгырдым. Үземнән татар телен саклап калуга нинди өлеш кертә алам соң дип уйлана башладым. Бу татар бакчасы кирәк дигән фикергә этәрде.

Икенче сәбәп — үз гаиләм тәҗрибәсе. Мин Мәскәүдә халыкара ширкәттә эшләп алганнан соң Казанга кайттым, монда кияүгә чыктым, балаларым туды. Балаларны татарча гына тәрбиялим дигән максат куйдым. Ирем, аның әти-әнисе татарча иркен сөйләшә алмаса да, аларга да балалар белән татарча гына сөйләшергә дигән таләп куйдым, авыр булса да, алар үзләре моңа бик теләп ризалаштылар.

Балаларыма татарча балалар бакчасын эзләдем. Дәүләт бакчасына бирергә теләмәгән идем, чөнки алар балага җитәрлек үсеш, тәрбия бирмәгәнен аңлыйм. Тик үземә ошаган хосусый балалар бакчаларында татар теле бөтенләй юк иде, татарча сөйләшүче бер кеше дә булмаган бакчалар да бар икән! Моңа нык шаккаттым, күңелсезләндем. "Татарча сөйләшәбез" дигән бакчалар исә бик кыйбат иде, безгә анда баланы бирү мөмкинлеге булмады.

Мәйданчыкка киләбез, башка балалар татарча сөйләшми, минем баламны беркем дә аңламый

Бу бит гаделсез, Казанда ярыйсы гына акча эшләгән ата-аналар үз балаларына татар балалар бакчасын таба алмый. Татар башкаласында балама сыйфатлы балалар бакчасын таба алмадым, моңа нык гаҗәпләндем. Шуны да әйтим: татарча сөйләшкәнгә, балама башка балалар белән сөйләшергә дә авыр булды. Мәйданчыкка киләбез, башка балалар татарча сөйләшми, минем баламны беркем дә аңламый. Ә без бит Казанда яшибез! Татар исемнәрен йөрткән балалар татарча бер сүз дә белми, чынлыкта, бу бик моңсу күренеш. Менә бу хәлләр мине татар балалар бакчасы кирәк дигән фикергә этәрде дә.

"Акыллым" балалар бакчасы

— Балаларыгызны "Сабыйлар" бакчасына йөртеп карадыгызмы?

— "Сабыйлар" татар телендә тәрбия биргән бердәнбер балалар үзәге булды, ерак урнашсалар да, анда да йөреп карадык. Анда безгә бик ошады, фәлсәфәсе дә миңа якын булды. Тик, барыбер, нәрсәдер җитеп бетмәде кебек. Урнашуы да безнең өчен җайсыз булды, һәм барыбер, Казанда бердәнбер үзәк булуы да бик үк дөрес түгел.

— "Акыллым"ны оештыру процессы белән таныштырыгызчы, бу эшне ничек башкардыгыз? Аның форматы нинди?

— Беренче чиратта, бик озак итеп урын эзләдем, таба алмадым. Соңыннан миңа урыс балалар бакчасын сатып аларга тәкъдим иттеләр. Кыйбат булса да, аны алырга булдым. Аның эчендә татар төркемен ачам дип хәл иттем. Шулай итеп, бакчам оешты да.

Шуны әйтим, балалар бакчасын оештыру һәм алып бару нык кыен. Нечкәлекләр бик күп: санитар нормаларны да үтәү, документацияне дә тиешле рәвештә алып бару, бигрәк тә бакчаның лицензиясе булса, аерым методистны алып куярга кирәк булса, ансыз мөмкин түгел. Лицензиясез бакчаны алып бару җиңелрәк дип уйлыйм, аңа таләпләр шулкадәр күп түгел.

— "Акыллым"ның төп үзенчәлеге нәрсәдә? Нинди методикалар кулланасыз? Иҗади процессны ничек алып барасыз?

Балага хата ясарга, дөрес нәтиҗәгә үзенә килергә мөмкинлек бирәбез

— Төп үзенчәлек — безнең програмыбыз. Без реджио педагогикасына нигезләнеп эшлибез. Бу системның төп принцибы булып баланы шәхес булып үстерү тора. Тәрбияченең төп роле балага әзер белем бирү түгел, ә аны фикерләргә этәрү, җавапны үзенә табарга өйрәтү. Балага хата ясарга, үзенә дөрес нәтиҗәгә килергә мөмкинлек бирәбез.

Уенчыкларыбыз да гади генә түгел, без күбрәк табигать материалларын кулланырга тырышабыз, иҗади уенчыклар эзлибез. Иҗади эшкә күп игътибар бирелә, маркерлар, карандашлар гел әзер тора. Еш кына сенсорик өстәл әзерлибез.

Бүлмә дә махсус әзерләнә, җиһазлар һәм уенчыклар балада кызыксыну уяту максатыннан урнаштырыла. Ике атнага бер баланың бу мохите алыштырыла, балаларны кызыксындырган темаларга күрә, аларның яшь үзенчәлегенә карап бу әйләнә-тирә үзгәрә. Бүлмә берничә мәйданчыкка бүленә: "төзелеш зонасы", "ателье зонасы", "рольле уен урыны", "язу зонасы" һәм башкалар. Һәр мәйданчыкның үзенә күрә максаты бар, алар теге яки бу эшчәнлеккә этәрә, бу мәйданчыклар гел алышынып тора.

Төп игътибар иҗадилыкка, баланы шәхес итеп күрүгә юнәлтелгән. Балалар үз көнен үзләре планлаштыра, кизүне билгели, җаваплылыкка өйрәнә. Балаларга күбрәк иреклек бирәбез, креативлыкны үстерергә тырышабыз. Мәсәлән, ниндидер өлге, калып нигезендә рәсемне ясау яки буяу түгел, үзләренә рәсемне уйлап табарга мөмкинлек бирәбез. Балаларны чикләмибез, фантазияләренә киң ирек бирәбез.

— Мондый караш тәрбиячеләрдән дә күп тырышлык, көч таләп итәдер?

— Әлбәттә, безнең тәрбиячеләр бер урында таптанмый, гел үсешкә, яңа нәрсәләргә омтыла. Тәрбиячеләр бездә гел рефлексия үткәрәләр, бүген нәрсәләр булды, иртәгә нәрсә оештырырбыз, тагын нинди яңа юнәлешне оештыра алабыз һәм башкалар.

— Татарча тәрбия теләгән ата-аналар күпме, сезгә күпме бала йөри? Гомумән татар темасына игътибарны зур дип күрәсезме, ихтыяҗ бармы?

— Җәй көннәрендә күп бала йөрми. "Акыллым" төркеменә күп дигәндә 8 бала йөргән иде. Алар барысы да татарча сөйләшә дип әйтә алмыйм. Гомумән, ата-аналарда татар тәрбиясенә зур кызыксыну, зур ихтыяҗ күрмим. Бары тик татар төркемнәреннән генә торган зур бакча ясауны белмим, кызыксынучылар шулкадәр булыр микән, бәлки, төрле яшьтәге балаларны тупласаң гынадыр.

"Акыллым" балалар бакчасы

— Сезгә йөргән балалар үзара, тәрбиячеләр белән татарча сөйләшәме, бу хәл ничегрәк?

Төркемдә татарча начаррак аңлаган балалар эләксә, үзара аралашу тиз генә урысчага күчә

— Балаларны күзәтеп, шундый моңсу хәл күрәм: балалар тәрбиячеләре белән татарча сөйләшсә дә, үзара күбрәк урысча аралаша. Бигрәк тә төркемдә татарча начаррак аңлаган балалар эләксә, үзара аралашу тиз генә урысчага күчә. Чиста татарча гына сөйләшкән балаларны бер төркемгә туплау бик авыр, чөнки мондый төркемгә ихтыяҗ әллә ни зур түгел.

Ата-аналар еш кына балалар бакчасына баланы "татарча өйрәнсен" дип китерә. Мин аларга алдан ук бу идеянең уңышлы булмаячагын әйтәм, аңлатам. Андый балалар үзләре дә татарча өйрәнми, башка балаларны да урысчага "күчертә". Иң башта бездә татарча гына сөйләшә торган ике малай булды һәм алар янында татарчасы начаррак кыз йөрде. Менә шул кызда прогресс булды, аның татарчасы яхшырды. Тик аннары берничә күбрәк урысча сөйләшкән бала кушылгач, бу үсеш тукталды.

Шуңа бу төркемнәрне аерырга кирәк дип уйлыйм. Яңа уку елыннан татарча гына сөйләшә торган балаларның аерым төркемен оештырырга телим. Башка балаларны исә башка төркемгә тупларга җыенабыз. Шулай эшләмәсәк, бик авыр була, эшләргә кыен.

— Мондый хәл нигә барлыкка килә? Сезнеңчә, балаларның татарча сөйләшүе өчен нәрсәләр кирәк, нәрсә мөһим?

Баланың татарча сөйләшүе — тулысынча әти-әни җаваплылыгында

— Балалар татарча сөйләшсен өчен, алар белән әти-әнисе өйдә бары татарча гына сөйләшергә тиеш. Бу — иң мөһиме. Бала көн саен кем белән аралаша, шул кеше белән татарча сөйләшергә тиеш. Дәү әни, дәү әтиләрнең генә татарча сөйләшүе җитми шул. Шуңа баланың татарча сөйләшүе — тулысынча әти-әни җаваплылыгында. Ә инде балалар бакчасы өстәмә мохит тудыра, бу да бик мөһим. Урыс балалар бакчасында балалар бик тиз урысчага күчәләр.

Татар тәрбиясендә төп проблемны нәрсәдә күрәсез? Гаиләдә сөйләшүдән тыш нәрсәләр җитми, нәрсәләр кирәк?

"Акыллым" балалар бакчасы

— Төп кыенлык: татар телендә тәрбия бирергә теләгән ата-аналарга терәк, ярдәм булмауда. Мондый әти-әниләр бар бит, аларга заманча, сыйфатлы китаплар, әсбаплар, уенчыклар җитми. Татар телендә заманча белем бирә торган китаплар, видеолар, мультфильмнар, аудиокитаплар кирәк. Моңа зур ихтыяҗ бар.

Китапларны аерым алсаң да, урысча, инглизчә заманча балалар китаплары шулкадәр күп, алар шундый матур. Ә татар телендә, ни кызганыч, еш кына совет чорыннан калган, алар хәзерге вакытта инде актуаль түгел. Менә бу юнәлеш үзгәрсә иде, балага укыйсы килә торган китаплар булса иде. Үзем китапханәгә еш йөрергә тырышам, татарча кызыклы әсәрләр, китаплар эзлим, тик алар күп түгел бит.

"Юлбасма" нәшрияты бар, алар шундый сыйфатлы һәм матур китаплар чыгара, ләкин алар бик аз. Күптән түгел генә Лилия Исхакованың "Бану" дигән китабы да чыкты, ул безгә бик ошады, белгәнемчә, автор китапка акчаны үзе җыйган. Менә мондый сыйфатлы, психология ягыннан балаларга уңай тәэсир иткән китаплар, продукция күбрәк булса иде, дәүләт андый проектларга күбрәк ярдәм итсә иде.

Татарча контент сыйфатлы булырга тиеш

Сыйфат мәсьәләсе дә мөһим, татарча контент сыйфатлы булырга тиеш. Бәлки, ниндидер яңа нәрсәләрне уйлап тапмыйча, булганны тәрҗемә итү, татар аудиториясенә әзерләү дә кирәктер. Татарча терапевтик әкиятләр дә булмавы борчый. Мәсәлән, бала караңгыдан курка икән, аңа махсус әкиятләрне укып була, алар татарча юк. "Музыкаль телефон" сыман уенчыклар да татарча юк, балалар аларны бик яхшы кабул итә бит, җырларны истә калдыралар.

Youtube-та балаларга татарча контент, мультфильмнар бик әз. "Фиксиләр" мультфильмы бик уңышлы чыкты, балалар аны татарча да яратып карый. Менә шундый мультиклар күбрәк булса иде, татарчага тәрҗемә ителсә иде, Youtube-ка урнаштырылса иде. Мультфильмнар балада тел үсешенә бик зур йогынты ясый.

Менә шундый юнәлештә контент һәм продукция татарча юк диярлек. Алар бик кирәк, ата-аналарга татарча тәрбиядә зур ярдәм булыр иде.

— Күптән түгел Татарстан президенты каршында Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе оешты. Сез аларның эшчәнлегендә нәрсә булырга тиеш дип саныйсыз? Татар телен үстерү өчен иң мөһим, беренче адымнар нинди булырга тиеш дип саныйсыз?

Комиссия эшчәнлеген татар телле проектларга ярдәм итүдә күрәм

— Мин бу комиссия эшчәнлеген татар телле проектларга ярдәм итүдә күрәм. Татарча китап язучыларга, "Юлбасма" кебек нәшриятларга, татарча проектлар ясаучыларга ярдәм кирәк. "Татарча булсын дип" тырышучыларга бик кыен. Татарча хосусый балалар бакчаларына да ярдәм кирәк. Татарча гына тәрбия теләгән ата-аналар күп килми, шуңа урысча сөйләшүче балаларны да алырга туры килә, ә бу безнең идеяне боза, татарча мохитне юкка чыгара. Менә мондый проектларга ярдәм, игътибар булса, минемчә, алар күбрәк булыр иде, бу юнәлеш үсәр иде.

Татар теле үсешенә ярдәм итәсе килгән кешеләр күп. Ләкин аларның үз идеяләрен башкару өчен акчалар, ресурслар җитми. Менә шундый һәвәскәрләргә ярдәм кирәк. Татарча материал, контент җитәрлек булса, ата-аналарга да күпкә җиңелрәк булыр иде. Татар теле комиссиясенә менә бу юнәлештә эшләү мөһим дип уйлыйм.