Коронавирус белән авырган Зөлфия Вәлиева: "Бу чир мине үзгәртте"

Зөлфия Вәлиева

Коронавирус белән авырган, Казанның инфекцион хастаханәсендә ятып чыккан артист Зөлфия Вәлиева белән әлеге зәхмәт, аның кешегә тәэсире, Казандагы сәламәтлек саклау оешмаларының эше турында сөйләштек.

Татарстанда һәм Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны арта бара. Зәхмәтнең нык таралуын билгеле кешеләрнең дә күпләп авыруы дәлилли.

Коронавирус белән Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Зөлфия Вәлиева дә авырды, ул Казанның инфекцион хастаханәсендә ятып чыкты. Азатлык аның белән авыруның ничек узуы, саклану өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге, авырганнан соң булган кыенлыклар турында җанлы эфир оештырды. Укучыларыбызга сөйләшүнең мөһим урыннарны тәкъдим итәбез.

— Зөлфия ханым, хәлләрегез ничек, рәтләнү процессы ничек бара?

— Аллага шөкер, зарланырлык түгел, зарланырга ярамый. Зарланып туйдым да, халыкка да хәлсез килеш күренеп алдым бит инде. Авырый башлаганга инде өч атна вакыт узды, бу чир дулкын-дулкын белән бара икән.

— Чир йоктыру тарихын сөйләп китегезче, ничек булды бу хәл?

— Яшерен-батырын түгел, артистлар арасында бик күп кеше авырый, яки авырып чыкты. Җәй көне дә авырдылар, төрле чараларда катнаштык, Камал театрында да, бездә дә авыручылар күп булды. Шуңа ул артистлар арасында йөргәч, шул даирәдә эш вакытында якын аралашканда эләккән дип уйлыйм. Өйдә өч атна авырыйм, бөтен кешегә йокмый икән ул, гаиләм менә сау-сәламәт.

17 октябрь көнне, ул көнне мин яхшы хәтерлим, эштән өйгә кайттым, кинәт температурам күтәрелде. Мин акыллы әни, өч бала үстергән кеше, белә идем: температура төшерергә ярамый, 39га хәтле менсен, әмма түзәргә кирәк. Иммунитетка температура бик кирәкле нәрсә, температура утында вирус үлә. Ә мин шунда зур ялгышлык ясадым: температура күтәрелгәч нурофен эчтем. Нәтиҗәдә мин коронавирусны кумадым, аны саклап, үпкәгә төшердем. Шулай дип саныйм инде, температураны югары булганда гына төшерергә кирәк.

Күңелгә кара борчу керде. Бугаздан тотып ала да, суларга да, яшәргә дә, йокларга да ирек бирми

Тәм, ис тоюлар миндә югалмады, әз генә булса да исне сиздем. Авызда гел әче тәм иде, гел эчәсе килде. Әмма күңелгә бик каты, кара борчу керә башлады. Бугаздан тотып ала да, суларга да, яшәргә дә, йокларга да ирек бирми. Галәмәт куркыныч әйбер, елан буып алган кебек тотып торды. Моңарчы андый хәлнең булганы юк иде.

Өч көн яттым. Башта хәлем әйбәтләнде кебек, өченче көн узгач миндә хәлсезлек һәм зур борчу сизелде, тыным кысыла башлады. Моңа кадәр мондый хисләр туганы булмады, бу рәвешле авырганым юк иде. Өч көн узуга табибны чакырттым, ул көттермичә килеп китте. Аннары соң, хәлем яхшырмагач, ашыгыч ярдәмне чакырттык, ул 40 минутлап килмәде. Аны көтмичә, ирем белән РКБга үзебез бардык. Шунда мазок алдылар, компьютер томографиясен (КТ) үзем түләп ясаттым, түләмичә язылсаң, бер атна көтәргә кирәк. Үпкәмнең 25%-ы зыян күргән диделәр, бу сөенечле хәл санала икән, башка авырган артистларга шуны язып җибәргәч, сөен дип көлделәр. Ә мин курыктым.

— Хастаханәләрдә урын юк диләр, чыннан да шулаймы? Сезне ничек яткырдылар?

— РКБ "провизор һоспиталь" дип атала. Бу нәрсәне аңлата? Анда иң нык авыруларны, үпкәнең 70%лап өлеше зыян күргән кешеләрне, диабет белән авыручылар, өлкән кешеләрне китерәләр дигән сүз. Аларны озак тотмыйлар, суларга ярдәм итеп, ашыгыч тиз ярдәм күрсәтеп башка хастаханәләргә озаталар, дәвалау шунда дәвам итә.

Мин үзем инфекцион хастаханәнең яңа бинасында яттым. Бик игътибарлы табиблар һәм шәфкать туташлары эшли анда, аларга рәхмәт кенә әйтәсе килә. Ләкин нинди генә яңа бина булмасын, энергетикасы куркыныч, сызгырып торган зур тынлык урнашкан. Бер бокста өч кеше ята. Ризыкны шлюз аша кертәләр, ул гел кварц белән яктыртыла. Ризык калдыклары кире алынмый, юк ителә генә.

БУ ТЕМАГА: "Хастаханәләрдә мәхшәр. Авырмаган килеш тә чир эләктерергә мөмкин"

Хастаханәдә ятканда, янымда биш кеше алышынды. Күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр. Берсе – шул ук хастаханәдә эшләүче инфекционист, табиб. Кичә генә аягында эшләп йөргән, ә бүген инде коронавирус йоктырып, үпкәнең 50%-ы зыян күргән килеш авыр хәлдә янымда ятты.

Мин барлыгы сигез көн яттым. Кешеләрне хәлләренә карап өч көннән ун көнгә кадәр тоталар.

— Еш кына авырган кешеләрнең туганнары чирләүчеләр турында мәгълүмат ала алмый, элемтә юк диләр. Бу хәл ничегрәк?

— Сөйләшә алганнары телефоннан сөйләшә инде. Телефоннарны куллану рөхсәт ителә. Янымда 70 яшьлек әби ята иде, аның оныгы миннән әбиләренең ничек ятуын, шартларын төшереп җибәрергә сораган иде. Шуларны видеога яздырып җибәрдем, WhatsApp-тан юлладым.

Авыр хәлдә булучыларга, үпкәне җилләтү җиһазына тоташтырылган кешеләргә авыррак, әлбәттә. Бу очракта элемтә табиблар белән генә була ала, ә аларга чыгу бик үк җиңел түгелдер. Табибны без төймәгә басып кына чакыртабыз, табиб үзе килми, тавыш элемтәсе аша "нәрсә булды, нәрсә кирәк?" дип кенә сорый.

— Күпләрне борчыган сорау: сезне ничек дәваладылар? Нинди дару бирделәр?

— Хастаханәгә эләгүгә бер сәгатьтә кешедән анализ өчен кан, мазок алалар, кан басымын, сатурацияне үлчиләр. Һәр кешедә кислородлы махсус битлек бар, аның аша сулаганда кислород күбрәк икән.

Дарулардан антибиотик, гормон бирәләр һәм канны сыеклата торган даруны корсакка кадыйлар. Менә бу өч әйберне бөтен авыруларга бирәләр.

Корсакка кадый торган дару бәясе 5-6 мең сумга җитә, аны даруханәләрдә табу да авыр

Дарулар җитми дигән сүзләр йөри. Бу бераз каршылыклы мәсьәлә. Табиблар "дару юк, китерегез" дип әйтми, әлбәттә. Нинди дарулары бар, шулар белән дәвалый. Алар дару табалар, бирәләр. Нәрсә биргәнен кайвакыт әйтеп тә тормыйлар.​ Ул дарулар, чыннан да кыйбат, корсакка кадый торган дару бәясе 5-6 мең сумга кадәр җитә, аны әле даруханәләрдә табу да бик авыр, эзләргә кирәк.

Шул ук вакытта, үземдә булган хәл: миңа дексаметазон тамыздылар, табиб "иртәгә бүтән тамызмыйбыз, бу соңгы порция булды, бүтән юк" диде. Мин туганнардан таптырып, аны хастаханәгә үзем китерттем. Хастаханәдән чыкканда да бернинди дару бирмиләр, антибиотик эчүне дәвам итәргә кирәк диделәр, үзем сатып алдым.

— Хастаханәдән чыкканда хәлегез нинди иде?

— Бик сәер булды, хастаханәдән чыкканда хәлем кергән вакытка караганда начаррак булды. Чыкканда минем күңелемә зур борчу керде, тын кысылды, начар уйлар, депрессия басты. Мондый хәлләр көн аралаш булды, бер көн яшисе килә, теләкләр туа башлый, икенче көнне упкынга төшеп киткән кебек, температура да, кан басымы да күтәрелә, аппетит та югала, дөньяга күз карашы трагик яссылыкта бара, һәм моны үзгәртеп тә булмый. Бу авыру, күрәсең, психикага тәэсир итә, нервларга зыян сала, үзем моны аңлата алмыйм.

БУ ТЕМАГА: "Беренче симптомнар күренүгә табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк"

Соңгы өч көн хәлем әйбәт иде, ә менә кичә тагын мондый сәер халәт басты. Тагын табибка мөрәҗәгать итәргә җыенам. Без бит зур темпта яшәүгә күнектек, энергия гадәттә күп була. Менә хәзер бу энергия чамалы, аны, күрәсең, тупларга кирәк, һәм чама белән генә кулланырга туры килә. Бәлки, коткыга бирелү галәмәтедер.

— Коронавирус белән авыру кыйммәткә төшәме?

— Бик кыйммәткә төшә. Исемен әйтмим, менә бер таныш артист сүзләре: ире белән икесенә шул чирдән дәвалану өчен 50 меңнән артык сум киткән. Моңа диагностика да, дарулары да, реабилитациядә дә керә. Кыскасы, кыйммәт.

— Сырхауханәгә бардыгызмы? Анда да хәлләр җиңелләрдән түгел, зур чиратлар тора диләр.

— Мин хәзер чагыштырмача өлкәннәр һәм балалар сырхауханәләренең эшчәнлегенә анализын ясый алам. Без Идел буе районының 21нче сырхауханәсенә беркетелгән, моңа кадәр дә еш булмадым, хәзер берничә тапкыр барып, нәтиҗә ясый алам. Кешегә ярдәм күрсәтә белми торган, артта калган оешма дигән хис калды. Бик кызганыч.

Ә менә балалар сырхауханәсендә хәл башкача: табиблар игътибарлы, алар вакытларын әрәм итми. Алар иртүк "хәлләрегез ничек, балагыз авырмыймы" дип сорап язып җибәрә һәм авырмаган кешене сырхауханәгә китертмиләр. Анда ажиотаж юк, барысы да төгәл, тәртип. Авырулар бәрелә-сугыла йөрми, очрашмый диярлек.

Сырхауханәгә үзем барырга мәҗбүр булдым, чөнки хастаханәгә авыру кәгазен (больничный) озайтмыйча яттым, аннары соң миңа берничә төшеп калган көнне "табарга" кирәк иде. Менә шунысы кызык: кайсыдыр районнан миңа "сырхауханәгә ник йөрисез, бездә шалтыратып кына озайталар", дип сөйләделәр. Бездә нигә шулай түгел соң, шуны аңламыйм? Бөтен кешегә әле авырган килеш, тулысынча аякка басмаган хәлдә сырхауханәгә барып, андагы чиратларны утырып чыгарга туры килә.

Температуралы кешегә 4нче катка менеп җитү өчен генә күпме көч кирәк бит!

Сырхауханәдә дүрт кат, беренчесендә кеше юк. Кабул итү урыныннан кешене 3нче, 4нче катка менгезәләр, анда кизүдәге биш кабинет урнашкан. Никтер аны нәкъ 4нче катта оештырырга кирәк бит. Температуралы кешегә 4нче катка менеп җитү өчен генә күпме көч кирәк бит! Менгәч карыйм, әкәмәт зур чират. Коридорны уза барам, бөтен коридор кеше белән тулы, кешеләр диварларга сөялеп, бер-берсенә терәлеп тора, урындыкларда буш урыннар юк. Коридор буйлап шуны карап барам, чәчләрем үрә тора. Мин чиратның ахырына кадәр килеп җиттем дә, телефонымны кабызып төшерә-төшерә тагын уздым. Ул чиратны чыгып бетеп булмый.

Авыру кәгазьләрен озайту өчен өстәл тора, аңа аерым чират, миңа кадәр генә алтмышлап кеше тезелгән! Утырырга да урын юк, барысы да басып тора. Сырхауханә җитәкчесенә дә чиратка баскан идем, анда реабилитациягә язылып була икән дигәннәр иде. Бу чиратта бер сәгать чамасы тордым. Чиратым килеп җиткәч, ишекне ачкан идем генә, җитәкче истерика хәлендә "Чыгып китегез! Берсен дә кабул итмим!" дип кычкырып, коридордан йөгереп китте. Халык тынсыз гына озатып калды инде, гаҗәп хәл. Табибның истерикага бирелүен беренче күрүем.

БУ ТЕМАГА: Татарстанда 588 табиб коронавирус йоктырган, 11е үлгән

Бу чиратларны ничектер бүлеп буладыр бит? Шәфкать туташы чыгып, "менә бу биш кешедән соң чират алмагыз, башка кабинетка күчегез" дип әйтә аладыр бит? Авыруларны кабул итүне дөрес оештыру юллары бардыр.

Аннары тагын бер сәер хәл. Канун нигезендә, табиб температуралы авырган кеше янына килеп, "больничный" кәгазен ача, һәм ике көннән тагын сырхауханәгә килергә куша. Нигә ул ике көн соң? Ник бер атна түгел? Кеше коронавирус белән ята, ул өч көнлек чир түгел, ул өч атналык чир! Ә табиб ике көннән килергә куша. Нинди көч-хәл белән килсен ул? Бик сәер хәл бу.

— Табибларның эше дә бик күбәйде. Танышларыгыз арасында зарланучы табиблар бармы?

— Безнең йортта РКБда эшләүче табиблар яши: йөрәк табиблары, травматологлар, онкологлар... Алар шулкадәр тыйнак, сабыр, түземле кешеләр. Алар – бу заман каһаманнары! Авызларыннан бер зарлану сүзләрен ишеткәнем булмады, алар түзә. Безнең медицинага зур йөк, зур сынау заманы бу. Әле, җитмәсә, аларның хезмәт хакларын да кисәләр икән, вакытында акча бирмиләр. COVID-лы авырулар белән эшләүчеләргә өстәмә акча түләргә тиешләр, анысын да кисәләр дип ишеттем шул.

— Хезмәттәшләрегез бик күп авырый дидегез, хәзер чыннан да бик күп кеше чирли. Ничек уйлыйсыз, мондый хәлдә безнең театрлар эшләргә тиешме? Әллә алар вакытлыча ябылып торса, хәерлерәкме?

— Артистлар чирне бер-берсеннән эстафета кебек йоктыра, чылбыр кебек бара ул, башта берсе, аннары икенчесе чирли. Пандемия рәвешендә, барысы да бер вакытта авыру хәле әлегә булмады. Шуңа күрә япмыйлар дип уйлыйм. Театрда сәламәт кешеләр йөри, температуралары юк, аларны җентекле тикшерәләр. Мин дә тиздән эшкә чыгарга телим.

Бу чир бөтен кешелек дөньясын әйләнеп чыгарга тиеш, диләр. Имуннитет шулай гына булдырылыр ул. Бөтенләй авырмыйча килеп чыкмас. Табиблардан ишеттем, авыруның дозасы бар икән, менә шуның кечкенә дозасы белән авырып чыгып булса иде ул. Аякта, бер атна тәм-исне сизмичә генә, температурасыз авыру гына булсын иде бу.

Моңа кадәр мин бу авыруга ышанмаган идем

Нәрсәсе иң куркыныч: күмәкләшеп, бергәләшеп җыелышу, бер табында утыру, кочаклашып-үбешеп йөрүләр. Элек мин бу авыруга ышанмый идем, хәзер шундый мәҗлесләргә карыйм да паралич суккандай: нишлиләр болар дим. Менә шуннан кешеләр бераз арынсын иде, сакланып йөрергә кирәк.

— Хәзер авырганнан соң куркасызмы? Курку калдымы?

— Бу авыру кешене төрле яктан үзгәртә. Физик яктан кеше әкренәя. Бәлки, бу вакытлыча гынадыр, ләкин минем бик әкренәясе килде. Мин үземне сак кына йөртәм, якыннарым белән сак кына аралашам. Эшләгән эшемне дә бик сак кына, ашыкмыйча эшли башладым. Күзәтәм, дөньяны күрәм. Дөньяга карашым үзгәрде. Мин сабырландым, кешеләргә игътибарлырак була башладым. Минем Instagram-га язган, сораулар биргән һәр кешегә җентекләп җавап бирәм. Моны үземнең бурычым дип саныйм.