5 декабрь Азатлык Радиосы укучыларына 2025 елга йомгак ясарга тәкъдим итеп, ел шәхесен сайлауны башлап җибәрде. Тавыш бирү Азатлык сайтында һәм Telegram төркемендә барды. Сораштыру 29 декабрь тәмамланды.
Намзәтләр исемлеген Азатлык Радиосының татар-башкорт редакциясе тәкъдим итте. Әлеге исемлеккә быел татар-башкорт дөньясы тормышында гамәлләре белән шактый танылган, башкорт һәм татар исемен яңгыраткан, тормышны уңай якка үзгәртергә тырышкан һәм көрәшкән кешеләр керде.
Искәрмә: әлеге сораштырулар фәнни тикшеренү түгел, алар бары тик Азатлык сайты, Вконтакте, Telegram, Instagram укучылары фикерләрен чагылдыра.
Быел "Ел шәхесе" өчен тавыш бирүдә 4974 кеше катнашты, иң күп тавышлар сайттан килде.
Беренче урын
Нәтиҗәдә, иң күп тавышны Татарстанның элеккеге вице-премьеры, мәгариф министры (2012–2017), татар теле өчен көрәш символларының берсе Энгел Фәттахов җыйды. Аңа барлыгы 2333 тавыш бирелде, бу барлык тавышларның 46,9% тәшкил итә.
Энгел Фәттахов Дәүләт шурасында татар теленең дәүләт теле буларак кануни укытылганын аңлатып чыгыш ясый, 2017 елның 8 октябре
Татарстан мәгариф министры булып эшләгән вакытта Фәттахов милли мәгарифне көчәйтү, татар телен яклау позициясе белән танылды. 2017 елда Татарстанга Путин күрсәтмәсе белән федераль прокуратура вәкилләре килгәч, Фәттахов һәм аның командасы мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытуны яклап чыкты, моның канунилыгын, Татарстан Конституциясенә яраклы булуын дәлилләргә тырышты.
Бу принципиаль позициясе аркасында Энгел Фәттахов Мәскәү белән каршылыкка керде һәм, нәтиҗә буларак, вазифасыннан алынды. Шуннан соң район башлыгы булып эшләгән вакытта "финанс бозулар" өчен аңа карата җинаять эше ачылды, ул сак астына алынды. Күпләр моны аның тел сәясәтендәге позициясенә үч алу дип бәяли.
Фәттахов үзе соңгы сүзендә аңа каршы аерым "көчләрнең" эшләвен әйтте. Шәймиев исеменә язган ачык хатта да ул аңа карата махсус басым оештырылганын язды.
2017 елда да Азатлык укучылар "Ел шәхесе" булып Энгел Фәттаховны сайлаганнар иде. 8 ел узуга ул янә – ел шәхесе. Ләкин хәзер бөтенләй башка шартларда.
БУ ТЕМАГА: Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов тикшерү изоляторыннан ачык хат язганБашка җиңүчеләр
Азатлык тәкъдим иткән исемлектә барлык шәхесләр дә лаеклы, иң күп тавыш җыйган икенче һәм өченче урыннарга да тукталыйк.
Зиннур Әһлиуллин
Сайтта күп тавыш шулай ук татар милли хәрәкәтенең ветераны, ТИҮнең элеккеге җитәкчесе Зиннур Әһлиуллинга да килде, аңа 1981 тавыш бирелде, бу барлык тавышларның 39,8%ын тәшкил итә. Быел Әһлиуллинга каршы "нәфрәт уяту" маддәсе нигезендә мәхкәмә алып барыла. Аңа милли хокуклар турындагы чыгышлары, Telegram-каналдагы фикерләре өчен гаепләү белдерелде. Август аенда прокуратура Әһлиуллинга 2,5 ел колония җәзасы сорады, ләкин Әһлиуллин судта "мин хөкем карарыннан курыкмыйм" дип белдерде һәм үз карашларыннан баш тартмады.
БУ ТЕМАГА: "Татар теле — безнең корал". Зиннур Әһлиуллин мәхкәмәcе дәвам итәРуслан Айсин
Ә менә Telegram-дагы тавыш бирүдә исә җиңүне сәясәт белгече һәм милли активист Руслан Айсин яулады. Сайтта һәм Telegram-да аңа 372 тавыш бирелде. Быел Айсин чит илләрдәге татар активистларын берләштерү өчен Татар шурасы хәрәкәтен оештыруы белән танылды. Ул бу оешманы Татарстан хакимиятеннән бәйсез булган, татар халкының мәнфәгатьләрен яклый торган хәрәкәт буларак тәкъдим итте.
Татар шурасы социаль челтәрләрдә актив эшчәнлек алып бара, Хәтер көне уңаеннан онлайн конференция да оештырды. Мәскәүдә татар мәктәбе саклануы, Европа һәм халыкалар институтларында асаба халыкларның вәкиллеге кебек темаларны күтәрә.
БУ ТЕМАГА: Мөһаҗирлектә яңа татар оешмасы барлыкка килде. Татар шурасы артында кем тора?Башкалар күпме тавыш җыйды?
Башка намзәтләр җыйган тавышлар:
- Исмаил Төркоглы – 115
- Рәмис Латыйпов – 53
- Фазыл Вәлиәхмәтов – 44
- Ләйлә Латыйпова – 28
- Айгөл Лайон – 27
- Ишморат Хәйбулла – 21
Тавыш бирүнең тулы нәтиҗәләре белән Азатлык сайтында һәм безнең Telegram каналда танышып була.
Укучыларыбызны Яңа ел белән тәбриклибез, 2026 елда да татар-башкорт дөньясында лаеклы шәхесләр булсын!
Азатлыкта "Ел шәхесләре"
- 2024 ел: Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев, башкорт милли хәрәкәте активисты Фаил Алсынов. Беренче өчлекне журналист Алсу Кормаш тәмамлады.
- 2023 ел: сәясәтче, активист Лилия Чанышева.
Икенче урында – җырчы Айгөл Гайсина, өченче урында – башкорт активисты Фаил Алсынов.
- 2022 ел: җәмәгать эшлеклеләре Фәүзия Бәйрәмова һәм Наил Набиуллин.
Өченче урынны башкорт активисты Руслан Габбасов алды.
- 2021 ел: галим, тарихчы, Милли шура әгъзасы Дамир Исхаков.
Икенче урынны укучыларыбыз активист Ольга Мисикка бирде, өченче урынны башкорт активисты Таһир Вахитов алды.
- 2020 ел: Казандагы "Адымнар" мәктәбе мөдире Айдар Шәмсетдинов.
Икенче урынны Мәскәүдә "Умарта" татар телен өйрәнү курсларын оештырган Лилиана Сафина, өченче урынны язучы, милли хәрәкәт активисты Фәүзия Бәйрәмова алды.
- 2019 ел: "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков.
Икенче урында МДУ аспиранты Азат Мифтахов, өченче урында удмурт галиме, үз-үзенә ут төртеп шәһит булган Альберт Разин.
- 2018 ел: "Башкорт" хәрәкәте активисты Фаил Алсынов.
Икенче урында – җырчы Элвин Грей, өченче урында фигуралы шуучы Алинә Заһитова.
- 2017 ел: Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов.
Икенче урында – СолНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков, өченче урында "Башкорт" оешмасы (2020 елда Русиядә экстремистик оешма буларак тыелды) җитәкчеләре Фаил Алсынов һәм Руслан Габбасов.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!