Азат Мифтахов Харп бистәсендәге колониягә җибәрелде. Бу— Навальный вафат булган урын

Азат Мифтахов

Татар сәяси тоткын белән элемтә өзек, аның турында хәбәрләр бик аз. Аның дуслары, аның иреге өчен көрәшүче активистлар Мифтахов мәрхүм сәясәтче Алексей Навальный язмышын кабатлый ала дип курка.

25 апрельдә Парижда активистлар Азат Мифтаховны коткару өчен чираттан тыш утырыш уздырды. "Азат язмышы куркыныч астында, Азатны Алексей Навальныйны үтергән төрмәгә күчерәләр. Азатны коткарыр өчен халыкара дәрәҗәдә берләшергә кирәк. Без бергә Азатны коткарыр өчен сәяси һәм финанс мәсьәләләрне ничек хәл итәргә кирәклеген уйларга тиеш. Халыкара дәрәҗәдә берләшеп кенә без дустыбыз, көрәштәшебезнең гомерен саклап кала алачакбыз. Кризис кичергән дөньяда Азат Мифтахов безнең каршы тору символына әверелә", дип язылды чарага чакыруда. Бу очрашуны оештыручылар Азат Мифтаховны коткару, аның өчен нишләп була дигән сорауларга бергә фикерләшү булачак, диде. Бу чарада Азатка хатлар язылды, сәяси тоткын турында төшерелгән, "Art Protest September 20" дип исемләнгән фильм карау оештырылды, сувенилар сатылды. Парижда булмаучылар чарага видео аша тоташа алды, оештыручылар Азат өчен акча да җыйды. Бу аңа төрле кирәк-яракларны сатып алып җибәрер өчен кирәк, ди оештыручылар.

Аңа кадәр Франциянең Сен-Дени шәһәрендә дә Азат Мифтаховка багышланган чара узды. Анда да фильм карау оштырылды, сәяси тоткынны искә алу булды, Русиядәге сәяси вазгыять турында фикер алышынды.

БУ ТЕМАГА:

Русиядә 31 галим төрмәдә утыра, аларның җидесе 2025 елда кулга алынган

Азат Мифтахов белән элемтә юк, өзек-өзек кенә. Әмма төгәл билгеле — ул котыптагы Харпы җирендәге төрмәгә этапта. Аны Ульяновски өлкәсендәге Мәләкәс төрмәсеннән Харпы төрмәсенә күчерәләр. Аның соңгы хаты 19 апрельдә язылган. Азат хатыны Елена Горбаньгә аны Воркутадан юллаган.

"Хатымны Воркутадан язам. Ә мине, аңлаганыңча, Харпыга алып баралар. Монда сүзләр артыктыр дип уйлыйм", дигән Азат Мифтахов үзенең хатында. Хат Мифтаховка теләктәшлек күрсәтү уңаеннан оештырылган "FreeAzat" телеграм каналында урнаштырылган.

"Ике тәүлек поездда бару мине шактый арытты. Бәдрәф — дүрт сәгатькә бер генә, кайнаган су — көненә өч тапкыр, купеда борылып та булмый, каты ятакта ятып барудан һәм поезд селкенүеннән сөякләр сызлый. Шуңа күрә Воркутада бераз туктап алу бик тә урынлы булды. Иртәгә иртән без юлга чыгабыз һәм шул ук көнне Харпыга барып җитәчәкбез. Күрәсең, мин поезддан ук туры лагерьга китәчәкмен, арада тукталышлар булмас, анда тикшерү изоляторлары юк дип беләм", дип язган Мифтахов.

БУ ТЕМАГА:

Репрессияләр дәвам итә: Азат Мифтахов инде икенче тапкыр төрмәдә утыра

Ул якларда өч колония. Барысы да бер-берсенә якын. Харпының үзендә ике төрмә бар: берсе -3нче санлы колония һәм 16нчы санлы колония. Харпыга якын Лабытнанги җирлегендә исә 8нче санлы колония урнашкан. Анысы — кырыс тәртипле зиндан. Алексей Навальный соңгысында утырды һәм шунда һәлак булды. Азат Мифтаховның көрәштәшләре сәяси тоткынның җинаять эшенә күрә чыгарылган хөкем карары да аны Навальный утырган кырыс шартлы төрмәгә утыртылар дип борчыла. Әмма калган ике төрмә дә шифаханәләр түгел, анда да шартлар авыр.

Азат Мифтаховның хатыны Елена Горбань ире белән ничек күрешергә булыр икән дип борчыла. Моңа кадәр Киров, Ульяновски өлкә төрмәләрендә утырган Азат Мифтахов янына ул да, әнисе, туганнары да килеп торды. Хәзер исә аны котып артына күчерү зур проблемнар тудырачак. Анда бары җитү дә сират күперен узу белән тиң, икенчедән, ерак ул, димәк зур чыгымнар дигән сүз. Ә Азат Мифтаховның туганнарында артык акча юк.

"Мине күбрәк мәсьәләнең финанс ягы борчый. Яклаучы буларак, мин Азат янына Ульяновски өлкәсенә ай саен барып йөрдем. Юлга 10 мең сум тирәсе чыга иде яки бераз гына артыграк чыккандыр. Хәзер исә Ямал-Ненец бүлгесенә барыр өчен якынча 40 мең сум булачак: хостелда ике төн кунар өчен 5 мең сум кирәк, очышлар 12-20 мең сум була ала.

Моннан тыш, килеп җитү белән Обь елгасы аша чыгарга кирәк, кире кайтканда да һава аланына барыр өчен дә елганы кичәргә кирәк. Боз каткан вакытта кичү бар әле, әмма кайчак булмаска да мөмкин.

Бәлки, соңрак бу сәфәрләрне арзанракка оештыру юлын табармын, ләкин кыйммәтле очышлардан качып булмас, мөгаен. Бер якка гына бару да ике тәүлек вакыт таләп итә. Әле өстәвенә поездлар көн саен йөрми.

Тагын бер мөһим нәрсә. Әгәр Азат нәкъ Харпы бистәсендәге колониягә эләксә, анда электрон хатлар да булмаячак. Бу инде югары дәрәҗәдә кешене җәфалау. Азат белән мондый хәлне барлыкка китерүчеләргә — аерым "сәлам" һәм бер тонна нәфрәт", дип язган Елена Горбань.

Горбань бу чыгымнарны каплар өчен акча сораган.

БУ ТЕМАГА:

Европаның биш иле Алексей Навальныйның колониядә эквадор бакасы агуы белән үтерелүен раслады

Галимне яклаучылар, аның иреккә чыгуы өчен көрәшүчеләр Мифтаховны Харп төрмәсенә күчерү аның нык позициясеннән үч алу дип саныйлар. Мифтахов сынмады, баш бирмәде, аның иреге өчен халыкара дәрәҗәдә көрәшәләр, хакимиятнең моңа ачуы кабара. Мифтаховны ерак тарафларга, ел дәвамында салкын булган җирләрдәге төрмәгә җибәрү белән куәт структуралары галимнең тормышы аларның кулларында, аларның ихтиярына бәйле булуын күрсәтергә тели, ди аны яклаучылар. Шулай ук Мифтаховның иреккә чыгуына 1,5 ел вакыт калды, әмма шушы вакыт арасында да кешене интектерәләр, җәзалыйлар, туганнарына авырлыклар тудыралар — бу да куәт структураларының эш рәвеше, дип аңлаталар.

БУ ТЕМАГА:

"Мемориал": Русиядә сәяси тоткыннар саны совет чоры дәрәҗәсенә җиткән

Харп — Русиянең төньяк җирләре, монда төрмәләр урнашкан. Монда һава торышы кырыс, әлге вакытта да анда салкын, җәй бик кыска була. Анда мәңгелек кыш, туңган шартлар. Монда 1961 елда ГУЛАГның 501нче төзелеш лагере барлыкка килгән.

Харп колонияләрендә Алексей Навальный утырды, ул анда һәлак булды. Моннан тыш сәяси тоткын Платон Лебедев бер ел утырды, шулай режиссер Олег Сенцов ике елдан артык тотылды. Әлеге вакытта мөселманнарны яклаучы буларак танылган хокук яклаучы Бахром Хамроев та анда утыра.

  • Азат Мифтахов инде сигезенче ел зинданда. Башта аны хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем иттеләр, аннары 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда янә тоткарладылар.
  • Мифтаховны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә хөкем иттеләр. Ул 2,5 елны — төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачагы әйтелде. Мифтахов төрмәдә Сембер өлкәсендә Мәләкәстә утырды.
  • Хәзер аны кырыс тәртипле колониягә күчерәләр.


Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!