Accessibility links

Кайнар хәбәр

2011 нәтиҗәләре: Мәскәү татарлары


2011 елда Мәскәүдә Тукайга һәйкәл ачылды
2011 елда Мәскәүдә Тукайга һәйкәл ачылды

Узган елда татар дөньясына кагылган нинди вакыйгалар җәлеп итте соң әле мәскәүләрне? Әгәр дә вакыйгаларның үзләренә бәйләнмичә генә, мөһимлектән башласак, без иң беренче урынга Мәскәүдә узган Татарстан көннәрен куяр идек. Чөнки аның үз нәтиҗәсе бар.


Беренчедән, Татарстан президенты Мәскәү халкы белән очрашты. Элекке президентның андый сәфәрен халык ничә еллар буена көтеп ала алмаган иде. Иң мөһиме – Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 1186 санлы этномәдәни юнәлештә эшләгән мәктәптә дә кунак булды. Һәр сыйныфка, мәктәп музеена кереп, укучылар, укытучылар белән күрешеп сөйләште.

Нәтиҗәдә, Мәскәүдә этномәдәни юнәлештәге мәктәпләрне бетерергә кирәк дигән фикердә торган мәгариф департаменты җитәкчесе Калина, Татарстан президенты булганнан соң ул мәктәптә ике төркемнән торган татарча балалар бакчасы ачарга тәкъдим иткән. Бәлки бу тәкъдимнәр алда торган сайлаулар белән бәйле булгандыр, ләкин ничек кенә булмасын, әйткән сүз – аткан ук диләр. Чөнки Татарстан президентының татар мәктәбенә килүе Мәскәү мәгариф җитәкчеләренә дә зур тәәсир ясаган күрәсең.

Икенче зур бер вакыйга дип бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнендә, 125 еллык юбилеенда Мәскәүдә, татар мәдәни үзәге янында Габдулла Тукайга һәйкәл ачылуын әйтергә кирәктер. Бу Мәскәү өчен генә түгел, татар дөньясында да зур вакыйга булды.

Мәскәүдә башка еллардагы кебек узган елны да “Туган тел” көненә багышланган очрашу булып үтте. Аны татар яшьләренең “Бердәмлек” оешмасы академик Роберт Нигъмәтуллин катнашында уздырган иде. “Бердәмлек” яшьләр оешмасыннан Римма Гомәрова ул очрашу хакында болай диде: “Татар яшьләренең туган телгә омтылышы безне сөендерә. Без биредә татар теле дәресләре уздырабыз. Очрашуга академик Роберт Нигъмәтуллинның килүе безнең өчен зур дәрәҗә. Чөнки халыкны аның галимнәре үстерә”.

Тагы бер яңалыкны искә алып китәргә мөмкин. Ул да булса Мәскәүдә яңа традиция барлыкка килде. 2011 елда икенче тапкыр инде февраль аеның беренче якшәмбесендә мәдәни үзәктә “Пәрәмәч бәйрәме” узды. Ул бәйрәм быел да узарга тиеш. Аны оештыручылар пәрәмәч бәйрәме урысларның масленницасына бер альтернатива дип тәкъдим иттеләр. Пәрәмәч ул тәмле генә түгел, нурлы да – аның кояшка охшашлыгын коймак белән генә чагыштырырлык түгел, диләр алар.

Мәскәүдә тагы бер традиция – Галиәскәр Камал театрының ике елга бер мәртәбә гыйнвар башыннан уза торган гастрольләре. 2011 елда ул гадәттәгечә “Кече театр” бинасында бик уңышлы узды.

Тагы да бер вакыйганы искә алып китәргә була. Анысы да Мәскәүдә һәр ике ел саен уза торган татар балаларының “Энҗе бөртекләре” фестивале. 2011 елда ул Габдулла Тукайның юбилеена багышланган иде. Чарада йөздән артык бала катнашты. Ул фестивальдә бөек Тукайга багышлап Мәскәү сәнгатькәрләре тарафыннан иҗат ителгән яңа җырлар, яңа шигырьләр, шулай ук Габдулла Тукай, башка язучыларыбыз һәм композиторларыбызның әсәрләре яңгырады. Ул балалар өчен җыр, шигырь, Тукаебыз бәйрәме буларак истә калды.

Мәскәүләрне битараф калдырмаган тагы да бер зур вакыйганы искә алыйк. Ул да булса – яңа Җәмигъ мәчетен төзер өчен мәчетнең искесен сүтәргә мәҗбүр булу. Бу хәл күпләрдә ризасызлык тудырды. Күпләр искесе сүтелде, яңасы төзелмәячәк инде дигән фаразлар да белдерде. Ләкин ул фаразларның тормышчан булмавын да әйтергә кирәк. Аллага шөкер бүгенге көндә мәчет төзелеше туктамый. Бу хакта Равил хәзрәт Гайнетдин: “Мәчет төзелеше дәвам итә. Апрель аеннан инде яңа мәчетнең диварлары күтәрелә башлаячак. Чөнки иң мөһим булган нигез салу инде төгәлләнде. Яңа елның гыйнвар аеннан инде мәчетнең эчке һәм тышкы бизәкләре хакында Төркиядән килгән архитекторлар, нәкышчылар белән дә очрашулар узачак. Яңа мәчет 2014 елда гамәлгә кертеләчәк дип өметләнәбез” , диде.

Тагы бер юбилей турында искә алып китәсе килә. Заманында Җәмигъ мәчетен үз хисабына төзеткән сәүдәгәр Салих Ерзинның оныгы булган Рауза Кастрованың 100 еллык юбилее мәдәни үзәктә бәйрәм ителде. Йөз яшьлек Рауза апа бик кызыклы итеп замандашлары Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев, Муса Бигиев, Мирсәет Солтан-Галиев һәм башка данлыклы татарлар белән очрашу хәтирәләрен сөйләде.

Әлбәттә, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә һәр елдагыча Сабан туйлары гөрләп узды.

Шулай итеп, 2011 елга борылып карасак, ел бушка гына узмаган икән дип әйтергә була. Һәр чарада, һәр очрашуда халыкны берләштерүгә юнәлтелгән, аның телен үстерүгә, аның тарихына кагылган мәсьәләләр күтәрелгән.
XS
SM
MD
LG