Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымтатарлар азатлыкларын бирәселәре килми, алар бүген дә көрәшә"


Гөлзадә Сафиуллина
Гөлзадә Сафиуллина

Җырчы Гөлзадә Сафиуллина кырымтатарларның киләчәген халыкның үзенә генә аударып калдыру дөрес түгел ди. Аның фикеренчә, Кырым, Татарстан, Милли мәҗлес җитәкчеләре бер өстәл артына утырып сөйләшергә тиеш. Кырымны Русия басып алганга ике ел.

Кырымтатарлар ике ел инде аннексия шартларында яши. Русия тарафлы көчләр Украинаның яңа хакимиятенә буйсынмаска, Кырымның бәйсезлеге турында референдум игълан итеп, Мәскәүдән ярдәм сорарга чакыргач, 2014 елның 26 февралендә парламент бинасы янына дистә меңнәрчә кырымтатар моңа каршы икәнлеген белдереп җыелгач Мәскәү хәйләкәр сәясәтенә керешкән иде. Бер яктан, ул Акмәчетне "яшел кешеләр" дип атап хәрбиләре белән тутырса, икенче яктан, Украинадан аерылып Русия астына керергә теләмәгән кырымтатарларны үз ягына аудару өчен Казан татарларының күренекле кешеләрен: республика җитәкчелеген, галимнәрне, конгресс вәкилләрен, җырчыларны җәлеп итте.

Моннан ике ел элек 8 март көнне кырымтатар хатын-кызлар "Кырым. Ватан. Милләт", "Путин, Кырымнан кулыңны ал", "Без Украина белән", "Сугыш булмасын", дип шигарләр әйтеп Акмәчеттә олы юлларга чакрым чамасы озынлыкта тезелде. Бары тик хатын-кызларның гына үз бәйрәмнәрендә мондый сәяси чара үткәргәнен дөнья тарихы хәтерли микән? Шушы көннәрдә исә Казан артистлары Русия хәрбиләре һәм Русиягә кушылырга теләгәннәр алдында концертлар куеп йөрде.

Татарстанның халык артисты, Кырым республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллина да ике ел элек Кырымда иде, әмма сәхнәгә җырларга чыкмады ул. Азатлык Гөлзадә ханым белән әлеге вакыйгаларга ике елдан соң кырымтатарларның бүгенге хәле һәм җырчының Кырым белән бәйле төрки дөньяда билгеле "Сөембикә варислары" фестивале турында сөйләште.

– Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән хезмәтләрегез арасында "Сөембикә варислары" фестиваль-бәйгесе дә бар. Бу фестивальнең язмышы, киләчәге ничегрәк?

– Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән эшләрем арасында "Сөембикә варислары" мин кылган хезмәтләрнең берсе генә ул. Бу фестивальнең беренчесе 1999 елда булган иде. Ел да булып тормый ул, аның өчен матди чыгымнар, акча кирәк. Бүген бу фестивальгә ярдәм итәм дип торган кеше юк. Үзем, күпме булдыра алдым, "Сөембикә варисларын" 2010 елда төрки-татар балалар фестивале итеп халыкара дәрәҗәдә үткәрдем.

Исәбем –​ бу фестивальне туктату түгел. Балаларны җырлатып-биетеп, күңел ачып кына үткәрелә торган чара түгел бу. Моның максаты – төрки-татар дөньясының балаларын берләштерү. Алар безнең сәнгатебезне дә, тарихыбызны да, гореф-гадәтләрне дә, рухи мирасыбызны да күрергә тиешләр. Фестиваль эченә төрки-татар дөньясының күренекле шәхесләре белән очрашулар, төрле бәйгеләр, "Татар егете", "Татар кызы" да, балалар Сабантуе да, остаханәләр дә кергән. Балаларга репертуар тупларга да булышабыз. Бу фестиваль ике атна дәвам итә, балалар шулкадәр мәшгульләр, аларның бер-ике сәгать кенә Кара диңгездә коенырга мөмкинлекләре була.

Кырымны айкау, Бакчасарайларга бару, кырымтатар балаларының иҗаты, кырымтатарларның мәдәнияте һәм сәнгате белән танышу да програмга кергән.

– "Сөембикә варисларын" үткәргәндә булышучыларыгыз күбрәк Кырымнан идеме?

– Кырымнан аз булды дип әйтә алмыйм, алар ярдәмчеләр, башкаручылар иде. Акчалата ярдәм аннан булмады диярлек. Дөресен әйтсәк, бу халыкның үз өстендәге фестиваль. Татарстан мәдәният министрлыгы берничә ел әз генә ярдәм бирде. Матди ярдәм күрсәтүчеләр арасында "Кара Алтын" банкы да булды. Ә соңгы фестивальләргә үзем химаячеләр эзләп чаптым. 2003 елдагы фестивальгә Донецкида бизнесы булган Ринат Әхмәтов тә булышкан иде.

2010 елда үткәрелгән фестивальне алсак, инде көннәре килеп терәлгән, билетлар алынган, бөтенесе эшләнгән, ә үткәрергә акча юк иде. Шуннан мин үземнең студиямне сатып, шул акчага "Сөембикә варисларын" үткәрдем.

– Кырымтатарлар арасында бүген нишләп бу фестивальне үткәрмисез дип сораучылар бармы?

– Булмаган кая! Әле кыш көне генә Казанга "Кырым" ансамбле килгән иде. Аларның беренче сүзләре нәкъ шушы фестиваль хакында булды. Сәхнәдән дә: "Сездән бигрәк, бу фестиваль безгә кирәк", дип әйттеләр.

"Кырым" ансамбле Казанда чыгыш ясый. 12 декабрь 2015
"Кырым" ансамбле Казанда чыгыш ясый. 12 декабрь 2015

Бөтен җирдә дә үз араларында гына кайнашып яталар. Без дә, Татарстанда үзара гына кайнашып ятабыз. Безнең "Сөембикә варислары" фестивале халыкара чара, анда бөтен төрки дөнья җыела иде. Анда нугайлар да, хакаслар да, үзбәкләр дә, казакълар да һәм башкалар да килә иде.

– Бакчасарай һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек башлангач "Сөембикә варислары"н башкарыласы эшләр исемлегенә кертергә тырышкан идегез.

– Ул кырымнар тарафыннан бик расланыр иде дә, үзебезнекеләр расламады аны. Мин бөтен нигезләмәләрен язып бирдем, әмма үзебезнекеләр үткәртмәде шикелле. Кырымнарга бу фестиваль бик кирәк. Кырымнарга гына түгел, ә төрки халыкларга кирәк. "Сөембикә варислары"ннан соң нугайлар үзләренең беренче фестивальләрен үткәрде. Ниндидер битарафлык безнең үзебезнең яктан да бар.

"Татар җыры", "Татар моңы" бар бит инде, ә бу фестивальнең кирәклеген аңлаучы булмады. Бу фестиваль башлангычы белән Казан–Кырым арасында күпер салынды. Аңа кадәр кырымтатарларның Казанга бөтенләй дә килгәне юк иде. Театр фестиваленә дә килми иделәр. "Сөембикә варислары"ннан соң театр фестиваленә килә башладылар, аннары ансамбльләр килә, безнекеләр анда бара башлады. Эшмәкәрләр арасында багланышлар китте. Без күпер салдык дияргә була. Эшебезне дәвам итү генә кирәк иде. Безнең төп эшебез ул – шәхесләр үстерү. Хәзер үткәрелә торган бер генә фестиваль дә шәхес булдыру өстендә эшләми. Алар балаларны җыйдылар, җырлаттылар, елаттылар да, урыннар тараттылар да – бетте.

– Сез үзегезне Кырымда электән үк таныттыгыз, бүген дә кырымтатарлар белән аралашып торасыз. Русия Кырымны яулап алганга ике ел вакыт узды. Кырымтатарлар белән сөйләшкәндә аларның күңел китеклеге сизеләме?

Ике кулыбызны күтәреп үзебезнең азатлыкны бирдек инде

– Русиягә кушуны төрле кеше төрлечә кабул итте. Без беләбез, күпчелек халык референдумда Русиягә кушылуны яклады. Аннан соң кырымтатарларга телне кәгазьдә генә булса да бирделәр. Безгә дә декларация, суверенитет кабул иткәч кулга күп нәрсәләрне тотырган иделәр, без ышандык. Әмма үзебездә калдыра алдыкмы? Аларны саклый алдыкмы? Алар өчен көрәшә алабызмы? Без бүген ике кулыбызны күтәреп үзебезнең азатлыкны бирдек инде.

Кырымтатарларның азатлыкларын бирәселәре килми, алар бүген дә көрәшә. Сугышалар, көрәшәләр, хәтта үләргә дә әзер алар. Кырым – аларның ватаны. Кырымнан депортацияләнгән башка халыклар да бар, әмма аларның һәммәсенең дә ватаны бар. Кырымтатарларның башка ватаны юк, аларның ватаны – Кырым.

Кырымтатарлар Кырымны бирмәс өчен, үзләренең ватаннары итү өчен республика булсынмы, автономия булсынмы, бик каты көрәшә. Көрәшне беркайчан да туктатмаячаклар. Ватан өчен көрәштән дә зур көрәш бармы соң?

– Көрәш дигәннән, Русия хөкүмәте ватаннары өчен көрәшкән кырымтатарларның Милли мәҗлесенә дә, аларның җитәкчеләренә дә кыенлыклар тудыра. Мостафа Җәмилев, Рефат Чубаров Кырымга кертелми, Әхтәм Чийгөз изоляторга ябылды. Бу ягыннан карасак та, кырымтатарларга каршы басым бара.

– Әлбәттә! Аннары ATR телеканалын Кырымда яптылар, кырымтатар телендәге газет һәм журналларга төрле сәбәпләр табып каршылыклар тудырыла. Төрле гаепләр табып шовинизмда гаепләргә тырышалар. Бездә дә (Татарстанда да) шул ук хәл ул, аларда гына түгел. Син милләтең, үз халкың, үз җирең, үз ватаның өчен көрәшәсең икән, һәрвакыт шулай. Әмма ничек көрәшмик? Бу дөньяда иң кадерле нәрсә? Кеше гомере! Кеше гомере ул ватанга бәйле. Кеше үзенең ватанын ирекле итеп күрәсе килә. Читкә киткәннәр, нинди рәхәттә генә яшәмәсеннәр, барыбер ватаннарын сагына. Кырымтатарлар белән дә бүген шул хәл.

Күпләр Украина вакытында да шулай ук яшәдек, хәзер дә шулай яшибез, бернәрсәбез артмады да, кимемәде дә дип ризалашты. Берни бирмәделәр дә, әмма кәгазьдә телне бирделәр, аны саклый алырлармы-юкмы? Көрәшмәсәләр хәзер бу тел дә кәгазьдә генә калачак. Мәктәпләр ача алырлармы? Ачканнарын япмыйча саклап кала алырлармы? Безнеке дә (татар мәктәпләре) ябылып бетте бит инде. Без саклый алмадык. Алар көрәшә. Шуңа күрә мин ул халыкны бик хөрмәт итәм.

Алар – сәнгать өлкәсендә дә бездән алга киткән халык. Аларның йөзәр кешлек ансамбльләре бар. Биш яшьлек балаларны бишәр чакрымга алып барып биергә, җырларга өйрәтәләр. Кеп-кечкенә балалар барсы да сәнгать белән шөгыльләнә. Япсаң да, ассаң да, киссәң дә беркайчан да бетә торган милләт түгел. Һәм алар милләт сагында.

– Русия Кырымны үзенә кушкан вакытта бу эшкә Казан татарлары бик нык җәлеп ителде. Ике ел элек Милли мәҗлес һәм Татар конгрессы арасында да килешү имзаланды. Мәскәү кырымтатарларны рухландырып торган өчен Милли мәҗлесне бөтенләй читләштерде, хәзер экстремист оешма дип мәхкәмәгә җәлеп итә. Татарстан Милли мәҗлес белән үзенең элемтәләрен саклап кала ала идеме?

– Мин сәясәтче түгел. Бу сорауларга җавап бирү авыр. Ул сөйләшүләр вакытында мин үзем дә Кырымда булдым. Безнекеләр (Татарстан) тыныч юл, матур итеп кенә кырымтатарларның Русия белән үзләренең дәүләтчелекләрен төзү эшен сөйләшүләр белән алып барылуын теләде. Татарстан президенты да анда ничә тапкырлар барды. Безнең бу теләкне аңларга була. Без (Казан татарлары) алар күргәнне күрмәдек. Аларны сөрделәр, алар күпме хәсрәт күрделәр, күпме кешеләрен югалттылар. Безнекеләр (Казан татарлары) аларны һич тә аңлый алмый. Алар да безне кабул итә алмый, чөнки алар без аларны урыс белән дуслаштырырга, Русиянең астына кертергә телибез дип аңлый. Ә алар үз дәүләтләрен корырга телиләр. Ә без дустанә дәүләт корып булмасмы дип телибез. Менә без – Татарстан Русия эчендә яшибез бит инде. Безнең нинди хәлдә икәнне үзегез беләсез.

Мин кырымтатарларны да, үзебезнекеләрне дә гаепли алмыйм. Арада кем бар икәнне үзегез беләсез.

Аннары Милли мәҗлес җитәкчеләренә килгәндә, аларда үзләренең шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртырга тырышу да булды. Бары тик милләт өчен генә кайгырдылар дип әйтеп булмый. Шуңа күрә кырымтатарлар бүген ике лагерьга бүлгәләнде. Шул җитәкчеләр сөргеннән кайткач аларны берләштереп бер йодрыкка тиңләргә тиеш иде. Үзләренә якынрак кешеләргә җирләрен дә бирделәр, йортларын да төзеделәр, гади халык хәерче калды. Хәзер инде Русиягә ышанып, Русия ягына авышты. Халык нишләсен, аның чын җитәкчеләре булырга тиеш. Хәзер менә тагын бүлделәр инде. Тегеләре теге якта диверсия оештырып ята, болар бу якта. Хәзер үз милләтен бер-берсенә кара-каршы куймакчы булалар. Бу дөрес эш мени?

Кырымтатарларның киләчәген халыкка аударып калдыру кирәкми. Хәл итсеннәр дәүләт башлыклары, шул ук Милли мәҗлес җитәкчеләре, шул ук Аксеновлар. Безнекеләр ярдәм итәргә тели икән, бу эшкә катнашсыннар. Бергә утырсыннар да сөйләшсеннәр. Бу эшне бергә хәл итсеннәр. Мин кырымтатарларны да гаепли алмыйм, үзбезнекеләрне дә. Арада кем бар икәнне үзегез беләсез. Без кырымтатарлар белән бер халык, әмма безнең арада аерырга теләүчеләр бар әле.

Русиянең Кырымны аннексияләвенә ике ел тулу уңаеннан Азатлык башка шәхесләрнең дә фикерләрен тәкъдим итәчәк.

XS
SM
MD
LG