Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан депутатлары "ят агентлар" турындагы канунны кырыслатырга тәкъдим итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар кешеләрнең һәм оешмаларның акчалар белән бәйле операцияләре турындагы мәгълүматны юстиция министрлыгының төбәкләрендәге идарәләре дә соратып ала алсын дип тырыша.

Башкортстан Корылтае Русия думасына "ят агентлар" турында яңа канун өлгесе керткән. Аның авторлары Юстиция министрлыгының төбәкләрдәге идарәләренә кешеләрнең һәм оешмаларның акчалар белән бәйле операцияләре турындагы мәгълүматны соратып алу мөмкинлеген бирмәкче. Хәзерге вакытта бары тик федераль юстиция министрлыгы гына шулай эшли ала. Бу хакта Mkset җиткерә.

"Кешегә яки оешмага чит йогынты бар дип санау өчен саллы нигезләр булса да, бүгенге көндә чит илдән финанслау булуын ачыклау өчен кораллар җитәрлек түгел. Кредит оешмалары операцияләр, хисаплар һәм кертемнәр турындагы белешмәләрне бары тик Русия юстиция министрына һәм аның урынбасарларына гына бирә. Министрлыкның төбәктәге идарәләрендә мондый мөмкинлек юк. Нәтиҗәдә вакыт сузыла", дип саный Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев.

Әле яңарак кына Башкортстан Корылтае "ят агентлар"ның керемнәрен чикләү турында канун өлгесе әзерләгән иде. Аның авторлары "ят агент"ка килгән акчаларның минималь хезмәт хакы кадәр өлеше генә үзенә калырга, ә калганы дәүләткә бирелергә тиеш дип саный.

Канун өлгесендә каралганча, "ят агент"ка акчаларын Русиянең берәр дәүләт банкында ачылган махсус хисапка җибәреп торырга тиешләр. Акча килгәч, банк аның минималь хезмәт хакы күләме кадәр өлешен генә калдырып, калганын автомат рәвештә Русия кеременә күчереп куярга тиеш булачак.

"Ят агент" бу таләпләрне үтәмичә акча яки милек ала икән, ул төзегән килешүләрдән кергән бөтен керемне дәүләткә күчерәчәкләр.

  • Күптән түгел Русия думасына китапханәләрдән "ят агентлар"ның китапларын алуны чикләү турында канун өлгесе кертелгән иде. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, хәзерге вакытта китапханәләрдә "ят агентлар"ның китаплары бар. "Шул рәвешле эшчәнлекләре Русия иминлегенә каршы юнәлдерелгән авторлар пропагандалана" диелә документта.
  • Мартта исә Русия думасы рәисе Вячеслав Володин ил гаскәрен "кимсетә" торган "ят агентлар"га авторлык һәм чиктәш хокуклары өчен акча түләүне тыярга кирәк дигән фикер белдерде.
  • Шулай ук быел Русия думасы "ят агентлар"ның бөтен мәгълүмати ресурсларына да реклам бирүне тыя торган канунны өч укылышта кабул итте. Бу чикләүләр сайтларга, блогларга һәм социаль челтәрләргә кагыла.

    Дума канун өлгесен кабул иткәннән соң журналист Катерина Гордеева "Скажи Гордеевой" дигән YouTube-проектын ябуын игълан итте. Алексей Пивоваров исә "Редакция" дигән проектындагы такымның шактый өлешен эштән җибәрүен җиткерде, чөнки репрессив канун гамәлгә кергәннән соң, ул реклам бирүчеләрне югалтачак һәм хезмәт хакларын түләп бара алмаячак.

  • Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерийлары канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
  • 2022 елда Русиядә "Чит ил йогынтысындагы затлар эшчәнлеген контрольдә тоту" турындагы канун гамәлгә керде. Документка ярашлы, чит илдән финанслау алмаса да, чит ил "йогынтысында" гына булганы өчен дә физик затны яки оешманы "ят агент" дип танырга мөмкин булачак, әмма шул ук вакытта чит ил йогынтысы дигәндә күз уңында нәрсә тотылуы канунда ачык язылмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG