Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ел башыннан Татарстанда исерткеч эчемлекләр сату 6 процентка арткан


Архив фотосы
Архив фотосы

Иң күп алкоһол Югары Ослан, Лаеш, Казанда сатыла.

2024 елның гыйнвар-март айларында Татарстанда алкоһол 1,48 миллион дал күләмендә сатылган. Бу узган елның шушы чорыннан 6 процентка күбрәк. Әлеге саннарны Татарстан Дәүләт алкоһол инспекциясе китерде.

Татарстанда уртача бер кеше башына 3,7 литр хәмер сатылган. Моңа сыра керми. Республикада иң күбе Югары Ослан (кеше башына — 4,7 литр), Лаеш (4,2 литр), Казан (4,2 литр) һәм Чаллыда (4 литр) эчәләр. Процент нисбәтеннән спиртлы эчемлекләр сату Лаеш районында — 24 процентка, Питрәчтә — 20 процентка, Казанда 5 процентка арткан.

Хәмер иң аз сатылган районнар исемлегенә Аксубай һәм Чүпрәле кергән. Анда кеше башына 2 литрдан азрак исерткеч эчемлек туры килә.

Спиртлы эчемлекләр арасында аракы 1 процентка гына арткан. Татарстан 15 районында аракы сату кимегән. Шул ук вакытта башка төр алкоһолләр белән сәүдә итү 11 процентка үскән.

2023 елда Татарстанда исерткеч эчемлекләр сату 4 процентка артып, рекордлы күрсәткечкә җиткән иде.

• Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы белән илдә, шул исәптән, Татарстан һәм Башкортстанда хәмер куллану артты. Шуңа бәйле рәвештә көч куллану һәм үтерү очраклары да күбәйде. Социолог Искәндәр Ясәвиев авыр җинаятьләр һәм эчкечелек үсеше 2024 елда да дәвам итәчәк дип Азатлыкка сөйләде.

• Былтыр 4 миллионлап халкы булган Башкортстанда 28 мең кешенең эчкечеклектән интегүе хәбәр ителгән иде. 2022 елда бу авыруны 1,7 меңгә якын кешедә беренче тапкыр ачыклаганнар. Табиблар күзәтүе астында торучы алкоголизм авырулы кешеләр аеруча Уфада күп. Икенче урында – Стәрлетамак, өченчедә – Бәләбәй диелде.

• Психолог Солтания Гатауллина киләчәктә дә эчкечелек артуга әзер булырга кирәк ди.

• "Алга таба эчкечелек арту күренешенә әзер булырга кирәк. Казанда мобилизациягә эләгүчеләрне җыю пунктында да бик күп эчүчеләр бар дип әйттеләр. Бу аларның стресс, депрессия, алда билгесезлек көтүе белән бәйле. Яшьләр үзләрен шулай тынычландырып бик күп эчә башлаган. Аракы сатуның артуы шуннан да килергә мөмкин. Бер эчмәгән кешеләр дә эчә башлавы бар. Шуңа да алар (мобилизациягә эләгүчеләр) кайтканнан соң эчкечелек артуы ихтимал. Алар бик көчле стресс кичереп кайта", ди ул.

• Хәзер Татарстанда кафе һәм барларда кичке уннан соң хәмер сатуны тыймакчылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG