Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның биш районында хәмер сату арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тулаем алганда былтыр республикада яшәүчеләргә кибетләрдә алты млн дал алкоһол эшләнмәләре сатылган. Бу 2022 елдагыдан дүрт процентка күбрәк. 

2023 елда аннан алдагы ел белән чагыштырганда Татарстанның 43 районында кибетләрдә алкоһол сату арткан.

2022 ел белән чагыштырганда былтыр аеруча Лаеш (15 процентка), Югары Ослан (14%), Питрәч (12%), Биектау (11%), Яңа Чишмә (10%) районнарында хәмер сату арткан. Әлеге саннарны Татарстан дәүләт алкоһол инспекциясенең еллык йомгаклау утырышында әйттеләр, дип җиткерә "Бизнес Online".

Бары тик ике районда гына хәмер сату кимегән - Апас (4%) һәм Арчада (2%) . Тулаем алганда былтыр республикада яшәүчеләргә кибетләрдә алты млн дал алкоһол эшләнмәләре сатылган. Бу 2022 елдагыдан дүрт процентка күбрәк.

Шул ук вакытта Татарстанда хәмер җитештерү дә арткан.

2023 ел нәтиҗәләренә күрә, республикада 10,9 млн дал алкоһол эшләнмәләре җитештерелгән, бу аннан алдагы елга караганда ике процентка күбрәк.

  • Русиядә ун ел эчендә беренче тапкыр "хәмергә бәйлелек" дигән диагноз куелу очраклары арткан. Росстат белешмәләренчә, 2010 елдан 2021 елга кадәр беренче тапкыр ачыкланган эчкечеләрнең саны йөз меңгә кимеп, 153,9 меңнән 53,3 мең кешегә калган булган. 2022 елда исә табиблар шундый 54,2 мең кешене ачыклаган. Шул ук вакытта Росстат китергән белешмәләр дәүләт наркодиспансерларына мөрәҗәгать иткән кешеләрне генә үз эченә ала
  • Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы белән илдә, шул исәптән, Татарстан һәм Башкортстанда хәмер куллану артты. Шуңа бәйле рәвештә көч куллану һәм үтерү очраклары да күбәйде. Социолог Искәндәр Ясәвиев авыр җинаятьләр һәм эчкечелек 2024 елда да дәвам итәчәк дип Азатлыкка сөйләде.
  • Былтыр 4 миллионлап халкы булган Башкортстанда 28 мең кешенең эчкечеклектән интегүе хәбәр ителгән иде. 2022 елда бу авыруны 1,7 меңгә якын кешедә беренче тапкыр ачыклаганнар. Табиблар күзәтүе астында торучы алкоголизм авырулы кешеләр аеруча Уфада күп. Икенче урында – Стәрлетамак, өченчедә – Бәләбәй диелде.
  • Психолог Солтания Гатауллина киләчәктә дә эчкечелек артуга әзер булырга кирәк ди.
  • "Алга таба эчкечелек арту күренешенә әзер булырга кирәк. Казанда мобилизациягә эләгүчеләрне җыю пунктында да бик күп эчүчеләр бар дип әйттеләр. Бу аларның стресс, депрессия, алда билгесезлек көтүе белән бәйле. Яшьләр үзләрен шулай тынычландырып бик күп эчә башлаган. Аракы сатуның артуы шуннан да килергә мөмкин. Бер эчмәгән кешеләр дә эчә башлавы бар. Шуңа да алар (мобилизациягә эләгүчеләр) кайтканнан соң эчкечелек артуы ихтимал. Алар бик көчле стресс кичереп кайта", ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG