Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исламны өйрәнү кафедрасы, "татар" сүзеннән арыну һәм Тукай премиясе. Кем ул Рамил Хәйретдинов?


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Рамил Хәйретдиновка Тукай премиясен тапшыра
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Рамил Хәйретдиновка Тукай премиясен тапшыра

Кулга алынган Рамил Хәйретдинов ниләр белән билгеле? Азатлык КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире тирәсендә булган җәнҗалларны искә төшерә.

Казанда акча белән бәйле хәрәмләшү һәм вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнеп Казан федераль университетының (КФУ) Халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире һәм "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгының элекке җитәкчесе Рамил Хәйретдиновны май ахырына кадәр кулга алдылар.

Аңа җинаять эшен әле 28 мартта ук, Җинаять кодексының 159 маддәсе (зур күләмдә хәрәмләшү) һәм 286 маддәсе (авыр нәтиҗәләргә китергән вазифаи вәкаләтләрне арттыру) нигезендә ачкан булганнар диелә.

Тикшерү фаразынча, 2022-2023 елларда ул институт хезмәткәрләренә "Восточный разряд" һәм "Клио плюс" фәнни-тикшеренү лабораторияләре белән килешүләр төзеттергән, әмма бу эшләр башкарылмаган. Бер миллион сумнан артык акча белән бәйле эшләр турында сүз бара, җинаять эшендә яңа эпизодлар барлыкка килсә, аның күләме артырга мөмкин диелә.

Татарстан басмалары язуынча, "Клио плюс" мәгариф өлкәсендә иминлекне тәэмин итү технологияләре уйлап табу һәм аларны кулланышка кертү, шулай ук Русиянең традицион кыйммәтләрен саклау белән шөгыльләнә. "Клио плюс"ның тагын бер бурычы - терррорчылык һәм идеологик экстремизмга каршы тору диелә.

"Восточный разряд" Русиянең төрки халыклары тарихы һәм мәдәнияте документларын дигиталләштереп бер базага туплау белән шөгыльләнә, ул документларны Үзәк Азия илләреннән, Азәрбайҗан, Иран, Төркия архивларыннан ала.

Кем ул Рамил Хәйретдинов? Ул КФУда эшләгән чорда татар тарихы һәм теленә бәйле нинди үзгәрешләр булды, Тукай бүләген нинди казанышлары өчен алды? Азатлык Хәйретдинов эшчәнлеген барлады.

Рамил Хәйретдиновка 59 яшь. Ул 1964 елда Буа районының Черки-Килдураз авылында, укытучылар гаиләсендә туган. Мәктәпне Буада бетергән, Казан дәүләт университетының тарих факультетында укыган. 1986 елда тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы һөнәрен үзләштереп чыккач, мәктәпкә укытырга китмәгән, аспирантурага кергән. Ул 2007-2012 елларда "Казан Кирмәне" музей тыюлыгы мөдире булды. "Эрмитаж-Казан" күргәзмә үзәгенең экспозиция эшен, Татарстан дәүләтчелеге музеен һәм Ислам мәдәнияте музеен оештыруда, соңрак Казан федераль университетын үзгәртеп коруда катнашты.

Институтта "татар" сүзле кафедра калмады

2016 елда Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында татарны өйрәнү һәм тюркология кафедрасы юкка чыкты. Дөресрәге, татарны өйрәнүче (татар тарихы), археология, этнография галимнәрен бер кафедрага берләштерделәр. Бу татар җәмәгатьчелегендә зур шау-шу куптарды. Мәгълүмат чараларында әлеге институттагы татарны өйрәнү кафедрасы көнчыгышны өйрәнү һәм африканистика кафедрасының бер юнәлеше булачак икән дигән хәбәрләр таралды.

Бу Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка кадәр барып җитте. Шул елның 29 апрелендә президент республикадагы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу өчен төзелгән багучылар шурасы утырышы вакытында университет җитәкчесен тәнкыйтьләп, "мондый мәктәп әһәмияткә ия һәм динебезгә, тарихыбызга, телебезгә сак булу кирәк", дип тә әйтте.

Рамил Хәйретдинов, хезмәткәрләр саны кимеми, татарны өйрәнү эшчәнлегенә дә зыян килмәячәк дип белдерде. Ул вакытта яңа кафедраның исеме тәгаенләнмәгән иде. Шулай да Хәйретдинов Азатлыкка яңа кафедраның исемендә йә "татарны өйрәнү", йә "татар халкының тарихы" дигән сүзләр һичшиксез булачак дип әйтте.

Әмма бүгенге көндә институтта "татар" сүзе кергән бер кафедра да юк.
Татар теле Алтаистика, төрки һәм Үзәк Азия тикшеренүләре кафедрасында өйрәнелә.

Ә татар тарихы Татарстан тарихы, антропология һәм этнография кафедрасына бирелгән. Татарстан тарихы кафедрасы әле 2023 елга кадәр аерым булды, былтыр 1 сентябрьдән аны антропология һәм этнография кафедрасы белән берләштерделәр.

"Хәйретдинов исламны өйрәнү кафедрасын бетерүче"

2010-2015 елларда КФУның исламны өйрәнү кафедрасын ислам белгече, икътисад фәннәре докторы Ренат Беккин җитәкләгән. 2019 елда Азатлыкка биргән әңгәмәдә ул "әлеге кафедраны бетерү артында Халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире Хәйретдинов белән тарихчы Айдар Хәбетдинов торды", дип сөйләгән иде.

— Казанда исламны өйрәнү өлкәсендә академик үзәкне юк итүдә Хәйретдинов аерым урын алып торды. Аның уен-муеныннан соң кафедрадан ислам өлкәсендәге барлык белгечләр дә китеп барды. Иң соңгы булып Азат Ахунов эштән китте. Кафедраны таркатыр алдыннан да безгә рәтләп эшләргә ирек бирмәде. Без укыту, фән белән шөгыльләнер урынга, вакытыбызны Хәйретдинов тудырган интригаларга каршы көрәшүгә багышларга мәҗбүр булдык, — дип сөйләгән иде ул.

Хәйретдинов чорында университетта исламны өйрәнү шактый артка тәгәрәде, дигән иде Беккин. Ул "шәрык белгечләре эштән китсен өчен барысын да эшләде", ди ул.

— 2011 елда без хезмәткәрләр белән Көнчыгышны өйрәнүче кечкенә институт базасында Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтын барлыкка китерә алдык. Ләкин безгә ел ярым гына эшләргә мөмкинлек бирделәр. 2013 елда Хәйретдинов җитәкчелегендә тарих факультеты безнең институтка кушылып, аны йотты. КФУның көнчыгышны өйрәнү сүзеннән дә берни калмады. Ислам һәм аның мәдәниятен өйрәнү өлкәсендә бу Русиядә бердәнбер академик кафедра иде, — дигән иде ул.

Галимнәргә басым

Беккинның бу сүзләрен 2018 ел азагында КФУдан китәргә мәҗбүр булган галим Азат Ахунов та раслаган. Ул 2019 елда Азатлыкка Хәйретдиновның исламны өйрәнү кафедрасына мөнәсәбәте начар булуын әйткән иде.

— Ул эшли башлагач та басым башланды. Беренче "уңышы" – 2015 елда Беккинны эштән алу булды. Кафедра мөдире дүрт тапкыр алышынды. Хәйретдинов кафедраны сүгеп, батыру белән шөгыльләнде. Коллектив та яхшы иде. Бөтен проектларда катнашты. Ләкин басымга түзә алмыйча соңгы ике елда 11 кеше китеп барды.

Мин эшләргә тиеш идем. Мине студентлар да яратты, күптөрле предметлардан дәрес бирдем. Хәзер андый кешеләр юк диярлек. Кафедрага белгечләр җитми. Төркия, Иран, гарәп илләре белгече юк, — дигән иде ул.

Ахунов Хәйретдиновны "лаеклы җитәкче түгел, ул менеджерга әйләнде" дигән.

— Бездә кимсетү, мыскыллап эшләтү иде. Институтта авыр вазгыять. Фән белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм юк. Бәлки үз тирәсендәге берничә кешегә ярдәм итәдер. Ә коллектив зур – 400 укытучы бар. Ләкин институт сайтын ачып карасагыз, анда гел пиар да пиар. Бөтен эш шуңа кайтып калды. Мин моңа каршы төштем.

Рамил Хәйретдинов үзе белән риза булуны, аның боерыкларын тиз арада үтәүне таләп итте. Бу өлкәдә белгеч булмаса да. Без фән, укыту мәсьәләсенә башкача карый идек. Ә ул тәнкыйтьне күтәрә алмый. Аның белгечләр фикерен ишетәсе килми, — дип аңлаткан иде элек Ахунов.

Юныс Әмрә үзәге торгызылмады

Рамил Хәйретдинов җитәкчелеге чорында КФУда Төркиянең Юныс Әмрә үзәге ябылды. Бу 2015 елда Төркия чиген бозган өчен Русиянең Су-24 хәрби очкычы бәреп төшерелеп ике ил арасында хезмәттәшлек начарлангач булды. Шул ук вакытта университет моны үзәктәге "кайбер хезмәткәрләрнең контрактлары бетте" дип аңлатты.

2016 елда Төркиянең ул вакыттагы Казандагы баш консулы Турхан Дилмач көзен Казан университетында Юныс Әмрә үзәге эшен яңартачагын белдерде.

Әмма Хәйретдинов вазгыятьнең катлаулы булуына ишарә ясады.

"Вазгыять шактый катлаулы. Төркиядәге төрле министрлар, шул исәптән, мәдәният министрлыгы, тышкы эшләр министрлыгы, мәгариф министрлыгы түрәләре алмашына. Шуңа күрә бездәге консуллыкның конструктив эшчәнлегеннән һәм Юныс Әмрә үзәге караган иҗтимагый оешмадан да күп нәрсә торачак", дип "Реальное время"га белдергән иде.

Үзәк бүгенгәчә ачылмады. Русиядә Юныс Әмрә институты Мәскәүдә генә эшли.

Тукай премиясе

2016 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге Нәҗип Нәккаш белән Газинур Мораттан тыш "Болгар цивилизациясе. Мең елга сузылган юл" дип аталган сәнгати экспозицияне әзерләүчеләр төркеменә дә бирелде. Бу төркемдә Рамил Хәйретдинов тә бар иде, ул да Тукай бүләге иясе.

Тукай премиясен кемгә тапшыралар дигән сорау ел саен диярлек калкып чыга, 2016 елда исә ул тагын да ныграк яңгырады. Азатлыкның Халык сүзендә дә "Тукай бүләге лаеклыга бирелдеме?" дигән сорау куелды. Аннан бер өзек тәкъдим итәбез (Азатлык Русиядә "теләнмәгән оешма" дип танылу сәбәпле, язманың авторы алынды):

— 2016-2017 уку елына институтка кабул ителәсе абитуриентларга тәкъдим ителгән белгечлекләр исемлеген карагач, ышанасы килми башлады. "Татар" сүзен шәмнәр яндырып эзләдем – тапмадым. Укып чыкканнарның нинди һөнәри белемгә ия буласылары турында тәфсилле мәгълүмат та бар ул документта, әмма бер пунктта да "Татар тарихы, мәдәнияте, әдәбияты турында белем туплап чыгарсың" дигән вәгъдә юк. Казан университетында бүген "татар" сүзе юк! Бу – милләтебезнең коточкыч фаҗигасе. Әле аның масштабын гына аңлап бетермибез.

Тукай премиясе милләт үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә генә бирелә, дидек. Рамил Хәйретдиновның өлеше никадәр? Шуны бәяләгез әле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG