Accessibility links

Кайнар хәбәр

Банья Лукада полиция Босния сербларына каршы яшь газы кулланды


Банья Лукада АКШ консуллыгына һөҗүм итүче Босния сербларын туктату өчен полиция яшь газы кулланды.
Ачулы демонстрацичеләр консуллыкка юлны хәрби машиналар белән япкан полициягә һәм консуллык тәрәзәләренә ташлар атты.
Бу кечкенә төркем Косово бәйсезлегенә протест белдерүче 10 меңләп тыныч демонстрациячедән аерылып китте.
Косовоның бәйсезлек игълан итүе Босниядәге тотрыклылык өчен дә борчылуларга сәбәп булды. Босния зур автономиягә ия булган Босния Серб Республикасыннан һәм Мөселман Хорват Федерациясеннән тора.
XS
SM
MD
LG