Исламабад – Пакыстан парламенты рәисе, тарихта беренче тапкыр, хатын-кыз булырга мөмкин.
Пакыстанның Халык партиясе бүген бу урынга Фәмидә Мирзаны тәкъдим итте. Аның намзәте чәршәмбедә тавышка куелачак, һәм ул расланыр дип көтелә.
Халык партиясе һәм аның тарафдарлары мәҗлестә күпчелекне алып тора.