Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яһүд оешмасы мөфтиләр шурасы белән мөнәсәбәтләрен туңдырды



Мәскәү – Русиянең яһүд мәхәлләләре федерациясе мөфтиләр шурасы белән мөнәсәбәтләрен туңдыруын белдерде.

Сәбәп итеп шура рәистәше Нәфигулла Әшировның сионизмны фашизм дип атавы китерелә.

Русиядә дини оешмаларның рәсми дәрәҗәдә мөнәсәбәтләр туктатуның бу беренче очрагы.

Федерациянең матбугат вәкиле Борух Горин сүзләренчә, мөфти Нәфигулла Әширов бу сүзләре белән бар яһүд халкын кимсеткән.

Мөфтиләр шурасыннан әлегә аңлатма булмаган.

Әширов, радиобызга биргән әңгәмәсендә, сионизм белән яһүд халкы арасында тәңгәллек билгесе куймаска чакырды.


XS
SM
MD
LG