Accessibility links

Иранның атом программасы турында сөйләшүләр уңышсыз тәмамланды


Шанхайда Иранның бәхәсле атом программасы турында сөйләшүләр уңышсыз тәмамланды.

БМО Иминлек Шурасындагы 5 даими әгъза һәм Германия Тәһранны уран баетудан баш тартырга күндерү өчен 2006 елгы кызыксындыру чаралары тәкъдименә яңа чаралар өстәү мөмкинлеге турында сөйләште.

Кытай вәкиле тышкы эшләр министр урынбасары Һи Яфай тарафлар сөйләшүләрне яңарту турында килеште диде.

Иран кызыксындыру чараларына алмашка уран баетуны туктату тәкъдимен кире кагып килә.
XS
SM
MD
LG