Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мьянмарга чит ил табиплары киләчәк


Сингапурдан килгән хәбәрләргә караганда, Мьянмар рәсмиләре чит ил табипларына илгә керү рөхсәтен биргән. Бу хакта Көньяк-көнчыгыш Азия Илләре Ассоциациясе утырышында игълан ителде. Сингапур тышкы эшләр министры Джордж Ео, Мьянмар шушы берлеккә кергән илләрдән ярдәмне кабул итәчәк, дип белдерде.

2 атна чамасы элек булган көчле давылда зыян күргән 2.5 миллионлык халыкка рәсмиләр читтән ярдәм итәргә ирек бирмәде.
XS
SM
MD
LG