Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда үлгәннәрнең саны 51 меңнән артты


Кытайда булган көчле җир тетрәүдә һәлак булганнарның саны 51 меңнән артып китте. 29 мең кеше хәбәрсез югалган, дип исәпләнә. 4 меңләп бала ятим калды.

Рәсмиләр Сычуань вилаятендә йортсыз калганнарны урнаштырыр өчен 3 миллионлап чатыр кирәк, дип белдерде.

3 көнлек матәмнән соң Олимпия утының Кытай буйлап йөреше яңартылды. Августта Пекинда Олимпия уеннары башланыр алдыннан Олимпия уты Сычуань вилаятенә дә киләчәк.
XS
SM
MD
LG