Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия оппозициясе парламент эшен бойкот итә



Тифлис – Грузиянең оппозиция җитәкчеләре парламент эшен бойкот итәчәген белдерде.

Берләшкән оппозиция җитәкчесе Леван Гамкрелидзе дүшәмбе 26 май, Грузиянең бәйсезлек көнендә, илкүләм протест чарасын игълан итте.

"Берләшкән оппозиция бар Грузиягә көрәш үрнәген күрсәтәчәк. Оппозиция вәкилләре парламент бинасына кермичә халык белән калачак. Без бар Грузия халкын 26 май көнне иртәнге сәгать 10-да спорт сарайлары алдына җыелып, XXI гасыр каршылык хәрәкәтенә кушылырга чакырабыз" ди Грузиянең оппозиция җитәкчесе.

Рәсми нәтиҗәләргә күрә, чәршәмбедә үткән парламент сайлауда президент Саакашвили партиясе тавышларның 60%-тын җыйган, оппозиция блогы – 18% чамасы. Оппозиция вәкиләре бу нәтиҗәне хәрәмләшү дип атады.

XS
SM
MD
LG