Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Мьянмарда үлемнәрдә рәсмиләрне гаепли


АКШ саклану министры Роберт Гэйтс Мьянмарда дистәләгән кешенең һәлак булганына рәсмиләр гаепле, чөнки май башында булган көчле давылдан соң алар илгә кирәкле халыкара ярдәмне кертмәде, дип белдерде. Гэйтс Сингапурда узган Азия төбәгендә иминлек конференциясендә чыгыш ясады.

"Сукыр һәм чукраклар – без түгел, ә Мьянмар хөкүмәте булды. Без ярдәм кулын суздык, алар селкенмәде дә, " - диде Гэйтс.

Мьянмар рәсмиләре хәбәр итүенчә, табигать казасында 78 мең кеше һәлак булды, 56 меңнән артыгы хәбәрсез югалды. 2 миллионнан артык кешенең яшәр урыны юк.
XS
SM
MD
LG