Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нидерланд Сребреница канкоешы өчен җаваплы булуын кире кага


Нидерланд 1995 елда Сребреница шәһәрендәге канкоешка китергән вакыйгалар өчен үзенең җаваплы булуын кире какты.

Чәршәмбе Һаага мәхкамәсендә Нидерланд шулай ук бу мәхкамә БМО кебек халыкара оешмаларга каршы эшләрне карарга вәкаләтле түгел дип белдерде.

1995 елда БМОның Нидерланд көчләре саклаган Сребреница шәһәренә Босрия серблары кереп 8 меңләп мөселманны үтергән иде.
XS
SM
MD
LG