Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Израил һөҗүменең ихтималлыгы аз дип белдерә


Бу хакта Иран хөкүмәте вәкиле Голам Хөссәен Әлһам “Нью Йорк Таймс» газетасында чыккан мәкаләгә мөнәсәбәтен белдергәндә әйтте. Күптән түгел “Нью Йорк Таймс» газетасында чыккан мәкаләдә, Израилдәге соңгы хәрби күнегүләр вакытында, хәрбиләр Иранга һөҗүм ясарга өйрәнде, дип язылган иде. Әлһәм шулай ук илләренең уранны баету эшен туктатмаячагы турында әйтте. Көнбатыш Иран шушы юл белән атом коралын ясаларга җыена дип саный. Берләшкән Милләтләр Оешмасы таләпләргә буйсынырга теләмәгәне өчен илгә халыкара чикләүләр кертелде.
XS
SM
MD
LG