Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 55 сугышчы үтерелде


АКШ җитәкчелегендәге коалиция көчләре Әфган-Пакытан чигендә 55 әфган сугышчысын үтерде.

Коалициянең бүгенге белдерүендә бәрелеш 20 июнь көнне Пакстан чигендәге Пактия виләятендә булды диелә.

Белдерүгә караганда, сугышчылар коалиция хәрби кизүенә ракеталар һәм башка утлы кораллар белән һөҗүм иткән. Хәрбиләр җавап уты ачкан һәм хәрби һава көчләрен ярдамгә чакырган. 55 сугышчы, шул исәптән 3 мөһим җитәкче үтерелде, 25 сугышчы яраланды, һәм тагын 3-әү тоткарланды диелә.
XS
SM
MD
LG