Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косовода кеше әгъзалары сату гаепләве тикшерелә


Европа Шурасы Косово сәясәтчеләре Сербиягә каршы сугыш вакытында кеше әгъзалары белән канунсыз сәүдә итүгә бәйле булган дигән гаепләүләрне тикшерергә булды.

Шура бу турыда хисап әзерләү өчен Швецария сенаторы Дик Мартины Косовога җибәрәчәген игълан итте.

Һаага кеше хокуклары мәхкамәсенең элекке баш прокуроры Карла дел Понте шундый гаепләүләр белән китап чыгарган иде.

Дел Понте Косоводагы албан сугышчылары кулына эләккән 300-ләп серб тоткынның әгъзалары сатуга җибәрелгән булырга мөмкин ди.
XS
SM
MD
LG