Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Зимбабведагы сайлауга кызганыч белдерә


БМО Иминлек Шурасы Зимбабвеның, ирекле һәм гадел сайлау өчен шартлар булмауга карамастан, җомга көнне президент сайлауның икенче турын үткәрүенә кызганыч белдерде.

Бу белдерүне Иминлек Шурасындагы 15 әгъзаның барысы да хуплады.

Әмма Көньяк Африка республикасының каршы чыгуы сәбәпле, шура бу сайлауны канунсыз дип игълан итә алмады.

Беренче турда җиңгән оппозиция вәкиле Морган Цвангирай оппозицияне яклаучыларга каршы көч кулланулардан соң икенче турда катнашудан баш тартты. Икенче турда бердәнбер намзәт президент Роберт Мугабе булды.
XS
SM
MD
LG