Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгородтта алтын акча табучыларны эзлиләр


“РИА” новости хәбәр иткәнчә, Түбән Новгородның Канавин районы тикшерүчеләре, бер мең алтын унсумлык тәңкәләр тапкан төзүчеләрне эзли. Агентлык, метро юлы казылганда алтын тәңкәләр белән бер савытның табылуы турындагы мәгълүматның таралуын хәбәр итте. Ул акчаны тапкан төзүчеләр юкка чыккан.

Түбән Новгородның Канавин районы атаклы ярминкә урнашкан урыннан ерак түгел. Анда сәүдәгәрләрнең кибетләре һәм йортлары булган.

Өлкәнең эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте, бу хәбәрләр нигезендә тикшерү үткәрелә, дип хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG