Accessibility links

Кайнар хәбәр

"КАМАЗ" мөдирләр шурасы рәисе итеп Чемезов сайланды


"КАМАЗ" мөдирләр шурасы рәисе итеп "Ростехнологии" дәүләт ширкәте баш мөдире Сергей Чемезов сайланды.

"КАМАЗ"ның 2007 ел нәтиҗәләренә багышланган еллык гомум җыеныннан соң мөдирләр шурасы утырышында шундый карар чыгарылды.

Чемезов хәзер инде Русиянең 2 машина ясау ширкәтен җитәкли. 27 июньдә ул "АвтоВАЗ"ның мөдирләр шурасы рәисе итеп сайланган иде.

Чемезовны "КАМАЗ" мөдирләр шурасы рәисе урынына тәкъдим итүне Русия җитәкчелеге дә хуплаган.

Моңарчы бу урынны Русия сәнәгать һәм сәүдә министры Виктор Христенко биләде.

XS
SM
MD
LG