Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран ракета сынаулары үткәрде


Иран үз Инкыйлаб көчләренең ерак һәм якын арага очучы 9 ракетаны уңышлы сынавы турында белдерде.

Бу сынаулар Иран белән АКШ һәм Израиль арасында Иранның атом программасына бәйле киеренкелек арткан чорга туры килә.

Дәүләт телевидениесе белдерүенчә, сыналган ракеталар арасында 2 мең чакрымга очучы Шаһаб-3 ракеталары да бар. Мондый ракеталар Израильгә барып җитә ала.

Сишәмбе көнне Иранның югары рухи җитәкчесе Аятулла Али Хәменеи Иран үзенә һөҗүм булган очракта Тель-Авивны, Фарсы култыгындагы АКШ корабларын утка тотачак диде.

Кушма Штатлар бу сынауларны хөкем итеп чыкты. Ак йорт сүзчесе Гордон Джондро Иран канатлы ракеталар ясауны кичекмәстән туктатырга һәм яңа сынаулардан тыелырга тиеш дип белдерде.

XS
SM
MD
LG