Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меркель Киевта Украина рәсмиләре белән очрашты


Германия канцлеры Ангела Меркель Киевта Украина рәсмиләре белән энергия, Европа Берлеге һәм НАТО турында сөйләште.

Хәбәрчеләр алдында чыгыш ясап Меркель бу очрашулар Украинага Европа Берлегенә партнер статусы бирүче килешүгә таба мөһим адым булыр дип өметләнүен әйтте.

Меркель Берлин шулай ук Украинаның НАТОга кушылу омтылышын яклыячак диде.

Украина президенты Виктор Ющенко Украина Русия энергия чыганакларын Европага тапшыру эшендә үз йөкләмәләрен тулысынча үтиячәк диде.

XS
SM
MD
LG