Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карадҗич Һааг мәхкамәсенә тапшырылачак


Сербиянең сугыш җинаятьләре прокуроры Владимир Вукчевич белдерүенчә, хәким Босния сербларының кулга алынган элекке җитәкчесе Радован Карадҗичны Һааг мәхкамәсенә тапшырырга дип карар чыгарган.

Әмма ул Карадҗичның кайчан тапшырылачагын әйтмәде.

13 ел буе эзләнгән Карадҗич дүшәмбе кичендә тотылды.

Серб рәсмиләре әйтүенчә, ул ялган документлар нигезендә бер хастаханәдә табиб булып эшләгән.

Ул 1992-95 еллардагы Босния сугышы чорында сугыш җинаятьләре һәм геноцид кылуда гаепләнә.

XS
SM
MD
LG