Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Солженицин вафат булды


Дүшәмбегә каршы төндә Русия башкаласында язучы Александр Солженицин дөнья куйды. 90 яшен тутырып килгән шушы мәгълүм әдип вә җәмәгать эшлеклесе инсульт кичергән дип хәбәр ителә.

Узган гасырның 60, 70 һәм 80-нче елларында Александр Солженицин Советлар берлегендәге коммунистик хакимиять белән көрәшүгә зур өлеш кертте. Нәтиҗәдә совет хөкүмәте аны чит илгә сөрде һәм ул шушы эшчәнлеген читтән дәвам итте.

1994-нче елда ул кире Русиягә кайтып, гомеренең соңгы елларында үзенең кадими, ягъни урыс милләтчелеге һәм православ-ватандарлык карашларында торуын күрсәтте.

1970-нче елда Солженицинга әдәбият өлкәсендәге Нобель бүләге бирелгән иде.

Александр Солженицын чәршәмбедә Мәскәүнең Донской зиратында җирләнәчәк. Аның белән хушлашу мөрәсиме сишәмбе Русиянең фәннәр академиясе бинасында үтәчәк.

XS
SM
MD
LG