Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпия уты юлын тәмамланды


Пекин – Олимпия уеннары ачылуга 2 көн кала, Олимпия уты бүген Пекинда озын юлын тәмамланды.

Март аенда Грециядә кабызылган ут төрле илләр аша үтте. Берничә илдә Тибет хокукларын яклаучылар протест белдерде.

Бүген Пекинда Кушма Штатлар һәм Британиянең 4 туристы тоткарланган. Алар "Тибетка азатлык!" дигән шигәр белән стадион алдына чыккан булган.

Тибетның рухи җитәкчесе Далай Лама бүген уеннарны оештыручыларга һәм катнашучыларга уңышлар теләде.

Рәсми Пекин аны Тибет халкын котыртып, Олимпия уеннарына аяк чалу ниятендә гаепләгән иде.
XS
SM
MD
LG