Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ саклану калканы Польшада урнаштыралачак


Варшава - АКШның Көнчыгыш Европада урнаштырырга теләгән саклану калканының бер өлешен Польшада урнаштыру турындагы килешү Варшава хакимияте тарафыннан кабул ителде. Америка Польшаның Балтыйк ярындагы бер хәрби корылмага 10 ракета урнаштырачак.

Польша премьер-министры Доналд Туск, 10 саклану калканын урнаштыру бәрәбәренә таләп ителгән хәрби ярдәмнең Вашингтон хакимияте тарафыннан кабул ителүеннән соң саклану калканнарының бер өлешен үз илендә урнаштыру турында килешүне кабул итүләрен белдерде.

Бу таләпләр арасында Польша армиясенең АКШ тарафыннан заманчалаштырылуы, Польшага һөҗүм булган очракта АКШның ярдәм итәргә вәгъда бирүе һәм калкан системын көчләндерү өчен хәрбиләренең ярдәм күрсәтү кебек шартлар куелган иде.


Русия әлеге планга каршы чыга. Мәскәү хакимияте Русиягә якын җирдә урнаштырылачак калканнарның турыдан-туры үз дәүләт иминлегенә янавын белдерә.

Килешү хәбәрен хуплаган Ак йорт сүзчесе Дана Перино, бу планның Русиягә каршы булмавын тагын бер кат кабатлап болай чыгыш ясады:

"Президентның саклану калканы планы берничек тә Русиягә каршы түгел. Һәм мантыйк ягыннан караганда да бу мөмкин дә түгел. Бу безнең Европадагы беректәшләребезне Иран кебек дошман көчләрдән киләчәк янауларга каршы саклау максатында тәкъдим ителгән план", диде ул.

Ракета калканын Польшада урнаштыру адымының Русия-Польша арасындагы мөнәсәбәтләргә тискәре йогынты китерәчәк дип фаразлана. Килешү игълан ителгәнән соң, Польша тышкы эшләр министры Радослав Сикорски белдерүенчә, Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров киләсе ай Варшавага планнаштырыган сәфәреннән баш тарткан.

Вашингтон узган ай саклану калканының бер өлешен Чехиядә урнаштыру турында Чехия белән килешү имзалаган иде.

XS
SM
MD
LG