Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канада Русия белән хәрби өйрәнүләр уздырудан баш тартты


Мәскәүнең Грузиядәге гамәлләре аркасында, Канада Русия белән уртак хәрби өйрәнүләрдән баш тартты. Канада Саклану министры сүзләренә караганда, хәзер Русия катнашында өйрәнүләр уздыру максатка ярашлы түгел. Хәрби өйрәнүләр 20 августта башланырга тиеш иде. Моңа кадәр Русиянең “Ладный” дип аталган хәрби карабы, Урта диңгездә узган, НАТОның террорр гамәлләренә каршы өйрәнүләренә кертелмәде. Шулай ук, Тын океанда август-сентябрь айларында узачак өйрәнүләргә АКШ һәм Британия карабларын җибәрмәячәк.
XS
SM
MD
LG