Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сомали янында пиратлар украин корабын кулга төшерде


Украина тышкы эшләр министрлыгы Сомали янында хәрби танклар төягән Украин корабын пиратлар басып алды дип белдерә.

Русия киңкүләм мәгълумат чаралары ул йөк корабында 30 Т-72 танкы, ныгытылган хәрби машиналар һәм сугыш кирәк-яраклары булган дип хәбәр итә.

Корабны кичә 3 көймә белән килгән кораллы кешеләр басып алган.

Ул Көньяк Суданга юл тоткан булган диелә.

Корабта 21 кеше, шул исәптән 3 Русия һәм 1 Латвия ватандашы да бар диелә.

Каты коралланган пиратлар быел Сомали янында 30-дан артык корабны кулга төшерде.

Сомали янындагы сулар хәзер дөньяда иң куркынычлы урын санала.

XS
SM
MD
LG