Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү арбитраж мәхкамәсе Британ Шурасын яклады


Мәскәү арбитраж мәхкамәсе Британ Шурасына белдерелгән булган дәгъваләрнең төп өлеше нигезсез булган дигән карар чыгарды. Оешмага салымнарны тулысынча түләмәү дәгъвасе белдерелгән иде. Шулай итеп мәхкамә Британ Шурасының Федераль салым хезмәте гамәлләренә карата бирелгән шикаятен канәгатьләндерде.

Британ Шурасының Мәскәүдәге бүлеге, Салым хезмәтенең салымнарны тулысынча түләмәү дәгъвәсе белән килешмәсә дә, алар таләп иткән акчаны түләде. Оешма вәкилләре мәхкмәгә, кайбер дәгъвәләрнең нигезсез булуын раслар өчен генә мөрәҗәгать иттек, дип хәбәр итте.
2007 елда Русия тышкы эшләр министрлыгы рәсми Лондоннан Британ Шурасының Петербур һәм Екатеринбурдагы бүлекчәләрен ябу таләбен куйды. Русия ягы, Британ Шурасына төбәктәге бүлекчәләрен ачырга хокукый рөхсәт бирелмәгән иде, дип белдерде.
Әмма Британ шурасы барыбер Петербур һәм Екатеринбурдагы бүлекчәләренең эшен дәвам иттерде. Бу Русия-Британия мөнәсәбәтләрен катлауландырды.
XS
SM
MD
LG