Accessibility links

Казакъстан президенты исламофобияне хөкем итте


Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев, Көнбатыш һәм Көнчыгышны килешергә чакырды. Астанада ачылган “Уртак дөнья: күп төрлелек аша тәррәкыятькә” дигән конференциядә Назарбаев: “Түземсезлек күп илләрне җимереп бара, хәзерге сәясәт куркынычлык идеологиясенә әверелә бара”, дип белдергән.

Ул Көнбатышта исламннан курку, Көнчыгышта Көнбатыштан курку бар, дип әйткән.
2010 елда Казакъстан Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасында, 2011 елда Ислам конференциясе оешмасы министрлары җыенында рәислек итәргә тиеш.
Назарбаев, 21нче гасырның бер проблемасы да мөселман дөньясыннан башка хәл ителә алмый, дип белдергән.
XS
SM
MD
LG