Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран: Якын көнчыгышка корал сатабыз


Тәһран. Иран инкыйлаб сакчылары башлыкларыннан генераль Хөсәен Һамадани, Иранның Якын көнчыгыштагы бәйсезлек сугышчыларын корал белән тәэмин итүен белдерде. Шулай итеп Иранда бер дәүләт рәсмие, Иранның радикал төркемнәргә корал сатуын беренче тапкыр рәсми таныды. Һамадани, дәүләтнең рәсми интернет сәхифәләренең берсенә ясаган белдерүендә, Ираннын үз-үзен корал белән тәэмин итәрлек көчтә булуын, моннан кала төбәктәге башка сугышчыларга да корал сатуы телгә алына.

Иран инкыйлаб сакчылары башлыкларыннан булган Һамадани бу турыда башка өстәмә мәгълүмат бирмәде. Иранның моннан алда, Гыйрактагы Шигый мәҗлес һәм Либандагы Хизбуллаһ төркемен корал белән тәэмин итеүе алга сөрелә иде.
XS
SM
MD
LG