Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Ингушетия башлыгын вазифадан алды


Мәскәү - Рәсми Кремль белдерүенчә, президент Дмитрий Медведев Ингушетия президенты - Морат Зязиковны вазифасыннан алды. Бу гамәлнең сәбәбе турында рәсми аңлатма булмады. Ил халкыннан бик яклау таба алмаган президентка каршы соңгы айларда канәгатьсезлек зур булды. Күзәтүчеләр илдәге гаделсезлек һәм ярлылык ахыр чиктә Чечнядагы сыман сугыш тудырачак дип әйтә килде.

XS
SM
MD
LG