Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Наши” хәрәкәте Америка сәясәтенә каршы чара уздыра


Кремль тарафлы “Наши” яшьләр хәрәкәтенең чара уздыруы сәбәпле, Мәскәү үзәгендә транспорт йөреше чикләнгән. “Наши” яшьләре Кушма Штатлар илчелеге янында Америка сәясәтенә каршылык белдердерергә исәп тота. Акция кичен узачак. Әмма транспортка чикләүләр көн дәвамында бара һәм дүшәмбегә каршы төндә-сәгать 4 генә ачылачак. Илчелек каршында тавыш көчәйткече җиһазы белән сәхнә корыла.

Урам җыенын уздыруга хакимият ризалык биргән. Рөхсәт кәгазендә, чарада15 мең кеше катнашы диелгән.
XS
SM
MD
LG