Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстан АКШ һава һөҗүмнәренә шикаять белдерә


Пакыстан саклану министры, АКШның соңгы вакытларда күпчелеге кабилә кешеләре яшәгән Пакыстан чигендә алып барган һава һөҗүмнәренең, гыйсьянчы хәрәкәтне арттыра алачагы һәм еллар буе экстремизмга каршы алып барылган көрәшкә зыян китерә алачагы турында кисәтте.

Бу хакта, Чаудри Әхһмәт Муһтар Исламабадта АКШ үзәк хәрби идарәсенең яңа башлыгы генераль Девид Петреус һәм АКШ дәүләт секретар ядәмчесе Ричард Баучер белән очрашу вакытында әйтте.

Генерал Девид Петреус узган атна АКШның Урта һәм Якын Көнчыгыштагы Үзәк хәрби идарәсе башлыгы булып билгеләнгән иде.

Әфганстандагы АКШ хәрбиләре үткән ай Пакыстан чигендә берничә тапкыр хәрби чаралар күргән иде.
XS
SM
MD
LG