Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саркози: доллар башка хакимлек итә алмый


Франция президенты Николя Саркози АКШ доллары алга таба бердәнбер халыкара валюта булмаска тиеш, дип белдерде. Саркози бу мәсьәләне, глобаль финанс кризис турында сөйләшкәндә, Вашингтонда буласы 20 ил җитәкчесе очрашуында күтәрергә вәгъдә итә.

Доллар бүгенге көндә резерв валюта булып санала, әмма Саркози, Икенче Дөнья сугышыннан соң кертелгән тәртип бүгенге көнгә туры килми, дип саный.

Франция президенты хәзерге вакытта Европа Берлегендә рәислек итә.
XS
SM
MD
LG