Мәскәү - Русия президенты Дмитрий Медведев: "Әгәр Киев хакимияте бурычын түләмәсә, Русия Украинага чикләүләр кертергә мәҗбүр булачак", дип кисәтте.
Русиянең Газпром ширкәте, килешүне яңарту вакытында туган каршылыкларны истә тотып, Украинага газ сатуны 1 гыйнвардан туктата алачагы турында кисәткән иде.
Газ чыгымнары өчен Украина Газпром ширкәтенә 1 миллиард 670 миллион доллар бурыч кайтарырга, моннан кала 450 миллион доллар акчалата җәза түләргә тиеш.
"2009 елда Украина белән килешү төзелмәсә, без ел башыннан Украинага газ сата алмыйбыз", дип белдердеГазпром ширкәте сүзчесе Сергей Куприянов.
Әлеге ике ил арасындагы киеренкелек Европа Берлегенә дә тәэсир итә. Берлек илләренә киткән газның 42% Украина аша җибәрелә. 2006 елда Русия белән Украина арасындагы киеренкелек Европа илләрендә энергия пробламасы тудырган иде.