Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә акча талау очраклары артты


Мәскәү - Икътисади кризис сәбәпле, талау һәм урлау вакыйгалары арткан Русия башкаласында, бүген бер төркем талаучы төрек ватандашын талаган. Юлда кызыл утта туктаганда машинаның арткы тәрәзен ватып, талаучылар сумканы алып качкан. Риа мәгълүмат агентлыгы белдерүенчә урланган сумкада 400 мең рубль акча булган.

Кичә булган бүтән бер вакыйгада, талаучылар машина тәрәзен ватып, эчендә 700 мең сум акча һәм кыйммәтле сәгатьләр булган сумканы алып качкан булган. Сумкасы урланган кеше, сәгатьләр белән бергә санаганда, 10 миллион сум акчасы югалуын белдерә. Мәскәү шәһәр милициясе ике вакыйга арасындагы бәйләнеш булу-булмавын тикшерә.

Икътисади кризис сәбәпле соңгы вакытта Мәскәүдә талау очракларының артуы телгә алына. Бигрәк тә кешеләрнең ышанычсызлык сәбәпле бнктагы акчасын алып өйләрендә саклый башлавы, талау очракларынын артуына сәбәп булды диелә.

XS
SM
MD
LG