Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта Әл-Каида әгъзасе үтерелгән


Гыйракта төрмәдән качарга тырышканда "Имад-үтерүче" кушаматы белән танылган Имад Әхмәд Фархан исемле Әл-Каида әгъзасе атып үтерелгән. Аны йөзләп кешене үтерүдә гаеплиләр. Качканда тагын ике кеше тоткарланган. Тоткыннар Анбар вилаяте Рамади шәһәре төрмәсендә утырган булган.

Багдадта автобус тукталышы янында машина шартлап бүген 18 кеше үлде, 30лап кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG