Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия дөнья портларында хәрби көймәләр урнаштырмакчы


Мәскәү – Русиянең хәрби җитәкчелеге Русиянең хәрби көймәләрен дөнья буйлап дус илләрнең портларында даими тоту планын раслады.

Русиянең генераль штаб башлыгы урынбасары Анатолий Ноговицын белдерүенчә, Мәскәү берничә ил белән бу мәсьәләдә сөйләшүләр үткәргән. Әлегә башка мәгълүмат китерелми.

РИА Новости хәбәрендә әйтелгәнчә, Русиянең хәрби көймәләрен Абхазия портларында урнаштыру турында сөйләшүләр элегрәк тә барган.
XS
SM
MD
LG