Accessibility links

Кайнар хәбәр

Македония президент һәм җирле сайлаулар көнен билгели


Македониядә президент һәм җирле сайлаулар 22 мартта үтәчәк.

Бүген бу турыда парламент рәисе Трайко Веляновский белдерде.

Веляновский бу сайлаулар илнең Европа Берлегенә интеграциясе өчен бик мөһим булачак диде.

Берлек әле Македония белән әгъзалык сөйләшүләренең кайчан башланачагын игълан итмәгән.

Македония Берлеккә рәсми намзәт буларак 2005 елның декабрендә теркәлде.
XS
SM
MD
LG