Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юрий Буданов иреккә чыгарылды


Чечен кызын үтергән элекке полковник Юрий Буданов Ульян өлкәсе Мәләкәс (Димитровград) шәһәре төрмәсеннән бүген вакытыннан алда иреккә чыгарылды. Бу хәбәрне федераль җәзаларны үтәү хезмәтенең матбугат вәкиле Валентина Касьянова раслады.

Үтерелгән кызның гаиләсе һәм адвокатларының Будановның вакытыннан алда иреккә чыгуына каршы мөрәҗәгате кире кагылган. Мәләкәс шәһәр мәхкәмәсе рәисе урынбасары Полина Никитина, Азатлык радиосына, мөрәҗәгаттә кануный җитешсезлекләр табылды, дип белдерде. Бу җитешсезлекләрне адвокатлар 16 гыйнварга кадәр төзәтергә тиеш булган. Әмма Буданов бүген үк иреккә чыгарылган.
XS
SM
MD
LG