Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда һөнәрчеләр берлеге җитәкчесе кыйналган


Петербур – Петербурда "General Motors" ширкәтенең һөнәрчеләр берлеге җитәкчесе Евгений Иванов кыйналган.

Иванов сүзләренчә, ул яшәгән йорт янында ике билгесез кеше аңа һөҗүм итеп, "Профсоюздан сәлам" дигән сүзләр әйтеп битенә суккан. Табиблар әйтүенчә, җитәкченең мие селкенгән.

Ивановка элегрәк тә янаулар булган. Ул милициягә мөрәҗәгать иткән, ләкин милиция җинаять эше ачмаган.

"General Motors" ширкәтенең күптән түгел төзелгән һөнәрчеләр берлеге хезмәт хаклары түләү системын үзгәртергә тырыша.
XS
SM
MD
LG