Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан совет гаскәрләре чыгарылуының 20 еллыгын билгели


Әфганстан Cоветлар иле гаскәрләренең чыгарылуына 20 ел тулуны билгеләп үттә. Илдә ял көне игълан ителгән. Саклану министрлыгының бу елда ясаган мөрәҗәгатендә халыкның батырлыгына дан җырлана. Советлар берлегенең соңгы танкы ил чиген 1989 елның 15 февралендә кичкән.
Рәсми саннарга караганда, ул вакыттагы бәрелешләрдә тыныч халык белән бергә 1,5 миллион әфган һәм 15 меңләп совет солдаты үлгән.
Татарстанда да Әфганстаннан совет гаскәрләренең чыгарылуның 20 еллыгына багышланган чаралар үтте. 10 ел буена Әфганстандагы хәрби чараларында 2 меңләп казан кешесе катнашкан. 34 кеше һәлак булган, 108 артыгы яраланган. Казанда бу көнгә багышлап, интернационалист хәрбигә багышланган һәйкәл янында искә алу чарасы үтте.
XS
SM
MD
LG